Чара Казан университетының 219 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
Казан федераль университетында 8-17 ноябрьдә беренче курс студентлары өчен “Россия моя необъятная” марафоны уза. Проект университет студентларын гражданлык-патриотик тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Марафон Яшьләр сәясәте департаменты һәм КФУның гражданлык-патриотик эшчәнлек үзәге тарафыннан инде бишенче ел үткәрелә. Быел ярышларда Казан федераль университетының беренче курсында укучы 150 студент һәм моннан тыш, беренче тапкыр «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтендә тәрбияләнүче 25 кеше катнашты.
«Марафонның программа чаралары студентларның тарих, мәдәният, Россия географиясе кебек төрле өлкәләрдә үсеш дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә», – диде Яшьләр сәясәте департаментының патриотик тәрбия һәм хокук бозуларны профилактикалауны оештыру бүлеге башлыгы Ольга Некрасова.
Марафон 17 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар этнографик диктант язарга, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенында көрәшергә, «Знаток России» командалар конкурсында үз көчләрен күрсәтергә өлгерделәр инде.
Зур проектның «География», «Фән», «Тарих», «Кинематография», «Әдәбият», «Сынлы сәнгать», «Музыка» һәм «Спорт» кебек сигез станциядән торган «Минем Россия» тематик белем бирү квесты сынауларының берсе булды. Дөрес җаваплар һәм интерактив станцияләрдә катнашулары өчен беренче курс студентлары баллар алды.
Әлеге конкурс этабында катнашучылар спорт төрләре, дөнья чемпионатлары һәм илебез спортчыларының казанышлары турындагы, Россия географиясе белән бәйле сорауларга җавап бирделәр, зур булмаган эксперимент уздыруда катнаштылар һәм табигать фәннәре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр, музыкаль композицияләр башкардылар, хокку яздылар.
Командаларга видеода Россия регионнарын иҗади тәкъдим итәргә һәм үзләрен Россия дәүләте тарихы буенча интеллектуаль уенда күрсәтергә туры киләчәк.
“Миңа төрле студентлар марафоннарында катнашу бик ошый, һәм мин “Россия моя необъятная” чарасында катнашуыма бик шатмын. Конкурс ярдәмендә мин үз төркемдәшләремә якынайдым һәм башка институтлардан егетләр белән таныштым. Безнең команда, әлбәттә, җиңүгә омтыла, әмма иң мөһиме – без белем алырга һәм вакытны күңелле итеп үткәрергә телибез”, – дип фикерләре белән уртаклашты Физика институтының беренче курс студенты Камилә Гайнетдинова.
“Россия моя необъятная” студентлар марафонының комплекслы зачететында җиңүчеләрне бүләкләү һәм йомгаклау тантанасы 17 ноябрьдә, 17.30 сәгатьтә «УНИКС»ның кече залында узачак.
Автор: Анна Зинченко, фото: Арина Егорова