КФУда Россия-Кытай мөнәсәбәтләренә багышланган семинарлар циклы уза

Чара кысаларында Россия Тышкы эшләр министрлыгының МГИМО көнчыгышны өйрәнү кафедрасы доценты Иван Зуенко Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентларына дүрт лекция укыды.

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында (ИМО) «КХРның хәзерге этапта тышкы сәясәте һәм 2023 елда Россия-Кытай мөнәсәбәтләре» фәнни-гамәли семинарлар циклы уза.

«Семинарларның бу циклы ел саен үтә торган Көнчыгыш лекториясе кысаларында уза, без аны КФУ Конфуциясе институты белән бергә уздырабыз. Быелгы лекторлар –  Россия Тышкы эшләр министрлыгының МГИМО Шәрыкны өйрәнү кафедрасы доценты Иван Зуенко һәм КФУ ИМОның Кытайны өйрәнү һәм Азия-Тын океан тикшеренүләре кафедрасы профессоры Дмитрий Мартынов, – дип хәбәр итте КФУ ИМОның Кытайны өйрәнү һәм Азия-Тын океан тикшеренүләре кафедрасы мөдире Рөстәм Мөхәммәтҗанов.

Ул шулай ук фәнни-гамәли семинарлар циклында тыңлаучылар булып «Востоковедение и африканистика» юнәлешенең «Азия һәм Африка илләре тарихы» (Кытай Халык Республикасы) профиле буенча укучы 2-3 курс студентлары катнашуын әйтте.

“КФУ студентлары өчен семинарлар циклы җомга көнне башланды. Без Кытай тышкы сәясәтенең барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйләштек. Бүген без ике кейсны – Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен һәм Кытай-Америка мөнәсәбәтләрен өйрәндек. Мин ни өчен хәзер башка вакыт белән чагыштырганда Кытай белән мөнәсәбәтләребез яхшы һәм бу ике ил өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлаттым. Россия-Америка мөнәсәбәтләре турында сөйләгәндә, мин АКШ һәм Россиянең ни рәвешле дошманлашуы, һәм ни өчен бу каршылык глобаль масштаб алуын әйттем”, – диде Иван Зуенко.

МГИМО вәкиле КФУның Россиядә Кытайны өйрәнүдә аерым урын алып торуын билгеләп үтте.

“Россиядә Кытайны өйрәнү Казан Император университетында барлыкка килде. Монда кытай теле буенча беренче кафедра ачылган. Монда күренекле китаевед Василий Павлович Васильев эшләгән, ул Кытайны өйрәнүгә нигез салучыларның берсе, – диде ул. – Мин беренче тапкыр КФУ студентлары өчен семинарлар үткәрдем. Минем өчен Казан университетында хезмәттәшләрем һәм студентлар белән аралашу зур хөрмәт һәм рәхәтлек бирде».

Элегрәк без КФУның “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” форумында катнашуын хәбәр иткән идек.

Автор: Лариса Бусиль, фото: Арина Егорова