КФУда Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар циклын уздырдылар

ИПОда ел саен үтә торган түгәрәк өстәл һәм тематик квест булды.

Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында Россия көне алдыннан ел саен уздырыла торган «Мы связаны одной судьбой с тобой, Россия» дигән түгәрәк өстәл, аның кысаларында “Минем Россия” квесты узды. «Объективта Россия образы» фотоконкурсына йомгаклар да ясалды.

Квест берничә станциядән торган: «География», «Фән», «Тарих», «Кинематограф», «Әдәбият», «Сынлы сәнгать», «Музыка» һәм башкалар. Дөрес җаваплар һәм интерактивта катнашулары өчен беренче курс укучылары баллар эшләгән.

Яшьләр сәясәте департаменты директоры Юлия Виноградова квестка нәтиҗәләр ясады.

“Катнашуыгыз өчен рәхмәт һәм имтихан сессиясен уңышлы тапшыруыгызны телим”, – дип мөрәҗәгать итте студентларга Ю.Виноградова.

Фундаменталь медицина һәм биология институты (ИФМиБ) командасы квест биремнәрен барысыннан да уңышлырак үтәде һәм иң зур балл җыйды.

28 майдан 7 июньгә кадәр Яшьләр сәясәте департаменты һәм гражданлык-патриотик эшчәнлек үзәге тарафыннан үткәрелгән «Объективта Россия образы» фотоконкурсына йомгак ясалды. Конкурсны оештыру комитетына КФУ студентлары тарафыннан 6 номинация буенча 370тән артык эш тәкъдим ителгән.

Җиңүчеләрне игълан итү өчен сәхнәгә КФУның Яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректоры Ариф Межведилов күтәрелде.

«Студентлар тормышы лекцияләргә, семинар дәресләренә, лаборатория эшләренә бик бай. Әмма шул ук вакытта безнең укудан тыш эшчәнлек тә җитәрлек. Университетта булган иң яхшы нәрсәләрне күңелегездә һәм хәтерегездә калдырыгыз. Университетны һәм илебезне яратыгыз. Ректор Ленар Ринат улы Сафин исеменнән сезне Россия көне белән котлыйм», – дип чыгыш ясады проректор.

Конкурс йомгаклары буенча «Россия многоликая» номинациясендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (ИФиМК) студенты Диян Чжу җиңүче булды. «Тере табигать портретлары» юнәлешендә 1 нче урынны ИПО студенты Эльза Зангирова алды. А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты укучысы Булат Гайнетдинов «Россия киңлекләре буенча» номинациясендә иң яхшысы булды. “Минем кече ватаным” юнәлешендә Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты студенты Егор Морозов җиңү яулады. “Шәһәр сәяхәте: бүгенгесе, үткәне, киләчәге” темасы буенча иң яхшы фотога ИФМК аспиранты Эльвира Гыймадиева лаек булды. “Чит ил кешесенең карашы” номинациясендә ИФМиБ студенты Иулиана Гасипук җиңүче булды.

Россия көнен бәйрәм итү ел саен уза торган «Мы связаны одной судьбой с тобой, Россия» дигән түгәрәк өстәл белән дәвам итте. Анда кураторлар, директорларның тәрбия һәм социаль эш буенча урынбасарлары катнашты. Чараның төп темасы – «Югары уку йортында яшьләрне гражданлык-патриотик тәрбияләү мохите булдыру».

ИФиМК директорының тәрбия һәм социаль эш буенча урынбасары Ләйсән Рыбакова Әлеге вакыйганың модераторы булды. Сәламләү чыгышында ул КФУда түгәрәк өстәл озак еллар дәвамында үткәрелүен билгеләп үтте.

“Һәр елны без яңадан-яңа проблемаларны һәм патриотик тәрбия мәсьәләләрен тикшерәбез. Һәм безнең эш елдан-ел интенсиврак була бара”, – диде ул.

Рыбакова шулай ук быел түгәрәк өстәл үткәннәрдән бераз аерыла, дип сөйләде. Аның үзенчәлеге шунда ки, төп активлык чыгыш ясаучы спикерлардан түгел, ә катнашучылардан чыккан. Кураторларга һәм директорлар урынбасарларына командаларда вузда гражданлык-патриотик тәрбия моделен төзергә кирәк иде.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Анастасия Капитонова