Очучы Дамир Йосыпов белән очрашу “Белем. Дәүләт ” проекты кысаларында үтте.
Казан федераль университетында Россия «Белем» җәмгыятенең «Белем. Дәүләт»проекты кысаларында «Безнең арада геройлар: шәхси тарихлар призмасы аша патриотлык» онлайн-трансляциясе булды.
Федераль агарту туры эфирлары сериясе дәүләт хакимиятенең федераль, төбәк һәм муниципаль органнары хезмәткәрләре өчен үткәрелә.
«УНИКС»ның кече залында гражданнар авиациясе пилоты Дамир Йосыпов үз батырлыгы турында сөйләде. 2019 елның 15 августында «Уральские авиалинии» авиакомпаниясенең Airbus A321 һава судносы командиры Д. Йосыпов, кош-корт эләгү нәтиҗәсендә самолет двигательләре ватылу сәбәпле авария хәлендәге самолетны Жуковский шәһәре янындагы кукуруз кырына уңышлы төшереп утыртканы өчен Россия Герое исеменә лаек булды. Бортта 226 пассажир һәм 7 экипаж әгъзасы булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән.
Булган хәлдән соң берничә ай узгач, Йосыповның батырлыгына багышлап «Дамир вашему дому» документаль фильмы төшерелгән.
Герой-очучы 1977 елда Красноярск краеның Игарка шәһәрендә туган. Ул 1980 елларда, балачагында, патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелүен әйтте.
«Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар озак вакытлар хәтеремә кереп калды. Без аларны 9 майда котлый, аларга чәчәкләр, открыткалар бүләк итә идек. Минем өчен бу кешеләр чын геройлар иде, – дип уртаклашты ул. – Каһарман исеменә тәкъдим ителгәч, аны лаеклы түгел дип саный идем. Мин бары үз эшемне башкардым”.
Геройларны кайда өйрәтәләр дигән сорауга ул, алар безнең арада яшиләр, һәм теләсә кайсы кеше үзеннән батырлык таләп ителгән ситуациягә эләгергә мөмкин, дип җавап бирде.
“Күп һөнәрләр даими куркыныч белән бәйле, шуңа күрә үз өстеңдә эшләргә һәм бу вәзгыятькә әзер булырга кирәк”, – дип билгеләп үтте очучы.
Д. Йосыпов герой булып тумаганын һәм монда тәрбиянең зур роль уйнавын аерым басым ясап әйтте. Кешенең нинди китаплар укуы, нинди фильмнар карау мөһим.
“Сугыш геройларын гына түгел, бөек конструкторларны, инженерларны, медикларны да истә тотарга кирәк. Киләчәкне югалтмас өчен үз тарихыңны, үткәнеңне белергә кирәк. Һәм үз илеңне яратырга кирәк “, – диде Д.Йосыпов патриотизм тәрбияләү турында фикер йөртеп.
Чара азагында ул барысына да сәламәтлек, бәхет, иминлек, эштә һәм хезмәттә уңышлар, тыныч күк йөзе теләде.
Шуннан соң трансляция кысаларында тагын бер Россия Герое, күп тапкырлар Таҗикстанда, Абхазиядә, Босния һәм Герцеговинада, Танзаниядә, Угандада, Руандада һәм Бурундида хәрби конфликтлар зоналарында коткару операцияләрен җитәкләгән халыкара класслы коткаручы, Мәскәүдә, Дагыстанда, Волгодонскта террористлар тарафыннан шартлатылган һәм Иркутскта самолет төшү аркасында җимерелгән йортларның өемнәре астыннан кешеләрне коткаручы Владимир Легошин белән очрашу үтте. Ул үзенең батырлыклары турында сөйләде һәм тормышыннан кызыклы фактлар белән уртаклашты.
Элегрәк без Казан университетында язучы Олег Рой белән очрашу узуын хәбәр иткән идек. Ул үзенең “Рус супергеройлары галәме” яңа патриотик проектын тәкъдим итте.
Авторы: Лариса Бусиль, фото: Арина Егорова