КФУда «Рәмзия Мөхәммәдованың тормыш атласы» күргәзмәсе ачылачак

Экспозиция этнографның тууына 100 ел тулуга багышланган.

Казан федераль университеты Н.И. Лобачевский музееның күргәзмә залларында 5 декабрьдә этнограф, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Рәмзия Мөхәммәдованың (1923-2020) тууына 100 ел тулуга багышланган «Рәмзия Мөхәммәдованың тормыш атласы» күргәзмәсе ачылачак.

Күргәзмә Казан федераль университеты музейлары тарафыннан КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге  Фәнни китапханәсе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, «ТатКультРесурсЦентр» ДБУ белән берлектә әзерләнгән.

«Рәмзия Мөхәммәдованың тормыш атласы» күргәзмәсе өчен исем КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары тарафыннан тәкъдим ителгән. Алар Казан университеты тарихы музеенда практика үттеләр һәм үзләренең күргәзмә проектын тәкъдим иткәннәр иде. Студентлар Рәмзия Мөхәммәдованың «Татар халкының тарихи-этнографик атласы» кебек масштаблы фәнни проект җитәкчесе булуы фактын кулланганнар. Хезмәт татар халкының матди һәм рухи мәдәниятенең төрле үзенчәлекле сыйфатларын күрсәтүче мәгълүматлар җыелмасын тәшкил итә. Күргәзмәдә шулай ук Рәмзия Мөхәммәдованың татар этнографиясенә нигез салучы галимнәрнең берсе  буларак тормыш юлы  һәм фәнни эшчәнлеге күрсәтеләчәк.

Күргәзмәнең нигезен Р.Мөхәммәдованың Казан университетының Тарих музеена 2021 елда тапшырылган  шәхси архивыннан материаллар тәшкил итә. Ул этнографның кулъязмаларын һәм кыр көндәлекләрен, документларын, фотосурәтләрен, китапларын үз эченә ала. Моннан тыш, күргәзмәдә КФУның Этнография музееннан, «ТатКультРесурсЦентр»дан татарларның этнография предметлары һәм татар-мишәрләренең костюм комплексы реконструкциясе тәкъдим ителәчәк.

Белешмә өчен: Р.Г. Мөхәммәдова 1923 елның 23 декабрендә Сембер губернасының Яңа Иркәй бистәсендә туган. Җиде яше тулгач, әти-әнисе белән ул Татарстан АССРның Яшел Үзән шәһәренә күченә һәм анда 1941 елда урта мәктәпне тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында М.Горький исемендәге 340 номерлы Яшел Үзән заводында эшләгән, Казан сәүдә мәктәбендә белем алган һәм бухгалтер һөнәрен үзләштергән. 1944 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының география факультетына укырга керә.  Университетта этнография буенча Н.И. Воробьев укыган  лекцияләре аңарда Идел буе халыкларының  беренче чиратта, татар халкының мәдәниятен һәм көнкүрешен өйрәнүгә кызыксыну уяткан.

Университетны тәмамлаганнан соң, Р.Мөхәммәдова “Этнография” белгечлеге буенча СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасына укырга керә. Н.И. Воробьев җитәкчелегендә ул Иделнең уң як яры мишәрләренең элек өйрәнелмәгән мәдәниятен өйрәнә. 1966 елда СССР Фәннәр академиясенең Н.Н. Миклухо-Маклай исемендәге Этнография институтында ул «Мордва АССР татарлары: тарихи-этнографик тикшеренү» темасына кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый.

1971 елда Р. Мөхәммәдова СССР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының Гыйльми советы карары белән «Татар халкының тарихи-этнографик атласы» дигән фундаменталь тикшеренү җитәкчесе итеп билгеләнә. Аның тарафыннан атласның фәнни проблематикасы, аны төзү принциплары һәм ысуллары эшләнә.

Этнограф Р.Мөхәммәдова  – Татарстан музейларында кайбер тарихи-этнографик экспозицияләр авторы, алар арасында Татарстан Республикасы Милли музееның этнографик бүлеге экспозициясе дә бар.

1991 елдан 2013 елга кадәр Рәмзия Гыйният кызы үзе оештырган Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре һәм фәнни консультанты булып эшли. Ул үзәкнең фәнни тикшеренүләр планнарын эшләүдә, халыкның этнографиясе буенча мәгълүмат банкын төзүдә, Татарстан Республикасы районнары һәм Россия Федерациясендә татарлар яшәгән төбәкләргә экспедицияләр маршрутларын билгеләүдә турыдан-туры катнаша. Яше шактый олы булуга карамастан, ул экспедициядә фәнни җитәкче сыйфатында чыга, алар вакытында ул яшь галимнәргә халык мәдәниятен өйрәнүдә тупланган ярты гасырлык тикшеренү тәҗрибәсен  тапшыра.

Аның татар этнографиясе классикасы булган хезмәтләре бүгенгә кадәр дә актуаль булып кала һәм алар галим-тикшеренүчеләр генә түгел, рәссамнарга, модельерларга да кирәк.

Күргәзмә ачылганнан соң 11.00 сәгатьтә Мөхәммәдованың юбилеена багышланган «Заманча этнографиянең актуаль проблемалары» темасына түгәрәк өстәл узачак.

Үткәрү урыны:  КФУның Н.И. Лобачевский музее (Казан шәһәре, Кремль ур., 18, 6 корпус).

Күргәзмә дүшәмбе – шимбә көннәрендә 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр эшли, якшәмбе – ял көне.

Алдан язылу өчен тел.: 7 (960) 031-01-30.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге