«КФУда PROНаука” «КОД: УЧЕНЫЙ» исеме белән узачак

Масштаблы чара 10 ноябрьдә узачак.

10 ноябрьдә Казан федераль университетында «КОД: УЧЕНЫЙ» исеме белән «КФУда PROНаука” XVII фәнни-популяр проект узачак.

Киң масштаблы фәнни-популяр эш КФУның икенче уку корпусында (Кремль ур., 35) 15.30 дан 21.30 га кадәр эшли, шулай ук КФУның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә трансляцияләнәчәк.

PROНаука Казан университетының 220 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар сериясенә старт бирәчәк, ул 2024 елда билгеләп үтеләчәк. Килүчеләрне фәнни-популяр лекторияләр, интерактив (мастер-класслар, тәҗрибәләр, экспериментлар), интеллектуаль уеннар һәм викториналар, квестлар һәм башкалар көтә.

«Знание» Россия җәмгыяте лекторлары: халыкара гроссмейстер, шахмат буенча команда чемпионатында ике тапкыр җиңүче Сергей Карякин, танылган Россия тележурналисты, НТВ каналының «Чудо техники» һәм «Живая еда» телевизион программалары авторы Сергей Малозёмов, Россиянең легендар блогеры, язучы Дмитрий Пучков проектның хедлайнерлары булачак.

Проектның фәнни тылын КФУның гомумтанылган спикерлары тәэмин итәчәк: биомедицина юнәлеше буенча проректор, Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов, Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты директоры Дмитрий Чикрин, Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский.

“КФУда PROнаука” яңа форматта узачак. Без өч аудиториягә исәпләнгән төп интерактив зоналарны билгеләдек. Контент  аудиториянең теләкләре нигезендә сайланган. Быел PROНауканың генераль партнеры “Знание” Россия җәмгыяте. Чараның хедлайнерлары булып бик танылган шәхес – язучы, телевидение алып баручысы, гроссмейстер булачак. Фәнни көн тәртибе өчен Казан федераль университетының әйдәп баручы экспертлары җаваплы, – дип сөйләде КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты директоры Елена Ельшина.

Ул билгеләп үткәнчә, чарага килүчеләр лекцияләр тыңлый, интерактивта катнаша алачак. Аларны КФУның барлык институтлары,  юридик факультет һәм бүлекчәләр тәкъдим итәчәк.

“Татарстан Республикасы картасын җый” дигән тиз арада пазл җыю чемпионатында, төрле мастер-классларда катнашырга мөмкин булачак, аларда, мәсәлән, хирургия җөйләре ясарга өйрәтәчәкләр, – дип аңлата Е.Ельшина. – Укучылар һәм студентлар өчен грант отырга, нейрочелтәр һәм башка бик күп нәрсәләр турында белә ала торган лекцияләр кызык булачак. Моннан тыш, фәннең танылган популяризаторы, “Упоротый палеонтолог” YouTube-каналы авторы Дмитрий Соболев белән танышу булачак, ул һөнәр белән мавыгуның ничек булуын һәм осталык серләре белән уртаклашуын аңлатыр “.

Бу “PROНаука”ның иң кызыклы яңалыкларының берсе – видеоподкастлар зонасы.

“Актив студентларны без подкастлар яздыруда көтәбез. Иң яхшы видеоларны UNIVER TV яңартылган телеканалында трансляцияләячәкбез, – дип вәгъдә итте департамент директоры. – Чара азагында барысын да сюрприз көтә: КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институтыннан зур мэппинг-шоу. Без барысын да чакырабыз. Фән – ул кызыклы, мавыктыргыч, бик заманча һәм яшьләрчә! “

Программаның мөһим өлеше “Фән” федераль телеканалыннан «Снимай науку!» күргәзмәсе булачак. Конкурста җиңүчеләрнең фотоэшләре гадәти булмаган ракурслары белән таң калдыра. Алар арасында «Зәңгәр топаз», «Елга үзәнендә айсберг», «Борынгы үрмәкүч биюе», «Төнлә су катламында Кальмар» кебек эшләр игътибарга лаек

Чарада катнашу бушлай, алдан теркәлү кирәк. Яшь категориясе 6+.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге