“КФУда PROНаука” катнашучылары призлар уйнатуда катнашачак

Татарстан компанияләре – университетның фәнни-популяр проекты партнерлары.

24 мартта 17.00 сәгатьтә Казан федераль университетында (Кремль ур., 35) “КФУда PROНаука” фәнни-популяр проектының “Зачетная ночь” исемле XVI сериясе  узачак. 2 меңнән артык казан халкы һәм башкала кунаклары лекцияләргә килү, интерактив чараларда катнашу теләге барлыгын белдерде.

Керү ирекле, алдан теркәлү дәвам итә. Яшь чикләве 6+.

«Зачетная ночь» концепциясе студентлар тормышына багышланган. Аның катнашучылары импровизацион  “зачетлар” (лекцияләрдә һәм интерактивларда катнашу өчен) кую өчен зачет кенәгәсе алачак. Сессияне уңышлы үтәүчеләр призлар уйнатуда катнаша алачак.

Проектның партнерлары арасында “ТАИФ-НК АЗС” челтәре, “Нәфис косметикс” компаниясе, “Алмаз синема” кинотеатрлар челтәре, LinguaLike чит телләр үзәге, «Естественно, наука!» тамашасы, “Mazaltovman” ирләр киеме кибете, “Реальная астрономия” фәнни тамашасы, Apple Cube, Big Funny күңел ачу корпорациясе бар.

Исегезгә төшерәбез, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены остасы, ике тапкыр “Бәллүр ябалак”  иясе Алексей Блинов (“Моны сез булдыра аласыз! Сез теләсә нинди тәкъдим ителгән сорауга җавап таба аласыз” лекциясе), шулай ук Пулково обсерваториясенең Йолдызлар физикасы бүлегенең (ГАО РАН) фәнни хезмәткәре, “АстроДед” блогын алып баручы Кирилл Масленников (“Зур шартлау теориясе” сорау астында: JWST космик телескобы нәрсә тапкан” лекциясе) проектның хедлайнерлары булачак.

Үз чиратында alma-mater галимнәре Галәм серләрен ачачак, үзләренең алдынгы тикшеренүләре турында сөйләячәк һәм кызыклы лайфхаклар белән уртаклашачак. 15 интерактив мәйданчык эшләячәк: химия лабораториясеннән һәм медицина симуляторларыннан алып робот-коткаручыларга һәм виртуаль TV-студиягә кадәр.

“КФУда PROНаука” оештыручысы – КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты.

Чараның җентекле программасы белән проект сайтында танышырга мөмкин.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге