“Интеграция төне” 28 октябрьдә узачак, 17.00 сәгатьтә башлана.
28 октябрьдә икенче уку корпусында (Кремль ур., 35) узачак «КФУда PROНаука» фәнни-популяр проектының XV сериясендә партнерлардан призлар уйнатылачак. Катнашучыларны авиабилетлар, көнкүреш химиясе җыелмалары, мерч, сертификатлар, абонементлар һәм башкалар көтә.
Чарага керү ирекле, сылтама буенча алдан теркәлү сорала. Чара 17.00 сәгатьтә башлана. Яшь категориясе 6+.
“ЮВТ Аэро” авиакомпаниясе, “Нэфис Косметикс” АҖ, Балалар ИТ-паркы, Korston Club Hotel, “Взахлёб” әдәби кушымтасы, “Смена” заманча мәдәният үзәге, MindGames һәм “Хот-Доги” фәнни-популяр проектның партнерлары булып тора.
«КФУда PROНаука»генераль партнеры «ЮВТ Аэро» үзенең Россиядәге маршрут челтәре буенча очышка ике сертификат бүләк итәчәк.
“Авиакомпаниядән призлар уйнату чара көнендә, 17.50 сәгатьтә узачак. Ачыклап үтәм, һәр сертификат ике кешегә, барып-кайту кергщн. Җиңүчеләр барасы килгән шәһәрне үзләре сайлый алачак”, – дип аңлатты КФУның Мәгълүмати сәясәт департаментының имидж чаралары бүлеге башлыгы Диана Әлмөхәммәтова.
Авиакомпаниядән конкурс “ВКонтакте” социаль челтәрендә старт алды (күчеш – сылтама буенча). Авиабилетлар уйнатуда бөтен кеше дә катнаша ала. Аның шартлары гади: КФУ һәм «ЮВТ Аэро»ның «ВКонтакте»дагы рәсми берләшмәләренә язылырга, язмага репост ясарга һәм 28 октябрь көнне «КФУда PROНаука»га килергә кирәк.
Җиңүчеләрнең исемен махсус кушымта ярдәмендә билгелиләр.
Шулай ук «КФУда PROНаука»да «Нэфис Косметикс»тан көнкүреш химиясе җыелмалары; MindGames тан сертификатлар; «Взахлёб» мобиль кушымтасыннан мерч; Korston Club Hotel аттракционнары паркына алты чакыру билеты һәм купон; «Смена» заманча мәдәният үзәгеннән биш лекциягә абонементлар уйнатылачак. Фәнни-популяр проект кунаклары балалар ИТ-паркыннан сетка-кубта дроннар белән идарә итә, хот-догалар белән сыйлана алачак.
“Мы верим в космос” фәнни-агарту проектына нигез салучы, Ю.А.Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгендә космонавтларны әзерләү буенча EX-белгеч, “Космос. Темада бул!» китабы авторы Денис Прудник, “Нур” халыкара медиасәнгать фестиваленең башкарма директоры, режиссер-документалист Дидар Оразов, Россия интернет-журналисты, roem.ru сайтын булдыручы, РОЦИТ идарәсе әгъзасы Юрий Синодов “КФУда PROНаука” хедлайнерлары булачак.
КФУ галимнәре IT-технологияләрнең тере дөньядан нәрсә алуы, нанотехнологияләрнең фармацевтика сәнәгатен ничек үзгәртәчәге, безнең миебезне кем һәм нәрсә “көчли” икәнлеге турында мавыктыргыч лекцияләр укыячак. Кунаклар 15тән артык кызыклы интерактив, квест һәм викторинада катнаша, чын химик лаборатория һәм пилотсыз трактор күрә алачак.
«КФУда PROНаука » җентекле программасы – фәнни-популяр проект сайтында.
Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге