Анда Россиядән һәм чит илләрдән 10 меңнән артык педагог катнашачак.
25 майдан 27 майга кадәр Казан федераль университетында катнаш форматта педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форум узачак (International Forum on Teacher Education – IFTE). Аның темасы – “XXI гасырда укытучының белем алуы, һөнәри үсеше һәм сәламәтлеген саклау”.
Чараны оештыручылар: Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Казан федераль университеты һәм Россия мәгариф академиясе.
Халыкара форум Россиядә педагогик белем бирүне модернизацияләү тенденцияләрен һәм үзенчәлекләрен өйрәнү, педагогик белем бирүне модернизацияләүгә теоретик һәм гамәли, традицион һәм инновацион алымнарны анализлау һәм гомумиләштерү максатыннан уздырыла.
Анда Россия, АКШ, Ирландия, Швеция, Германия, Канада, Кытай, Израиль, Уганда һәм башка илләрдән педагоглар катнашачак. Ике йөздән артык Россия һәм чит ил университетлары вәкилләре секцион утырышлар, түгәрәк өстәлләр, панель дискуссияләр, симпозиумнар, питч-сессияләр вакытында булачак укытучыны полимәдәни белем бирү киңлегендә педагогик эшчәнлеккә әзерләүнең актуаль проблемалары турында фикер алышачак.
«Үткәрелеп килгән вакытта педагогика белеме буенча IFTE Халыкара форум дөньяда укытучылар әзерләүнең актуаль проблемалары турында фикер алышкан иң танылган фәнни мәйданчыкларның берсенә әверелде. Форумга зур кызыксынуның билгесе – анда катнашучылар саны. Бүгенге көндә 10 меңнән артык тикшеренүче, галимнәр, практиклар IFTE-2022 дә теркәлгән. Фәнни дискуссия укытучыларны әзерләүнең аеруча кискен проблемаларын хәл итү юлларын табарга ярдәм итәр, дип ышанам, һәм шуның белән без илебездә һәм дөньяда педагогик белем бирүне камилләштерүгә үз өлешебезне кертербез, – диде IFTE рәистәше, КФУның Психология һәм мәгариф институты директоры Айдар Кәлимуллин.
Аның әйтүенчә, форум Казан федераль университетының визит карточкаларының берсе һәм катнашучылар саны буенча КФУның иң эре фәнни чарасы булып тора.
Форум эше кысасында өч халыкара фәнни-гамәли конференция узачак: «Укытучының психологик иминлеге һәм нәтиҗәлелеге», «Педагогик белем бирү һәм СOVID-19 пандемиясе белән сыналу», «Педагогик антропология феномены буларак тикшеренү-юнәлешле педагогик белем».
IFTE-2022 эшендә катнашуга Россиянең 75 төбәгеннән 350 меңнән артык педагогик хезмәткәрне берләштерүче «Россия педагоглары» форумы кушылачак. Форумда сылтама аша күчеп онлайн катнашырга була.
Гадәттәгечә форум материаллары Web of Science мәгълүматларының рефератив базасында тикшереләчәк.
Автор: Лариса Бусиль