Гастроэнтеролог шулай ук ничә җимештә тәүлек нормасының кыйммәтле микроэлементлары булуы турында сөйләде.

2026 елда Ураза Гаете 20 мартка туры киләчәк. Аңа кадәр Рамазан аенда мөселманнар ураза тоталар: аларга тәүлекнең якты вакытында ашарга һәм эчәргә ярамый. Ашауны – сәхәрне һәм ифтарны (иртәнге һәм кичке аш) – хөрмәдән башлау гадәте бар. Аларның файдасы нәрсәдә? Бу хакта Казан федераль университеты эксперты сөйләде.
“Хөрмә элек-электән үзенең шифалы үзлеге белән дан тоткан. Тикшеренүләр аларның составында микроэлементларның җитәрлек күләмдә булуын күрсәткән – бу тимер, магний, натрий, фосфор, кальций. А һәм В төркеме витаминнары, С витамины, шулай ук PP. Финикларда аминокислоталар, шул исәптән алыштыргысызлары да күп. Мондый состав аларны кеше сәламәтлеге өчен файдалы итә», – ди Казан федераль университетының Университет клиникасы табиб-гастроэнтерологы Айрат Зыятдинов.
Мөэмин мөселманнарда бу продукт күркәм ризык булып санала. Эксперт әйтүенчә, сәламәтлек, файда, туклыклы булуы ягыннан хөрмә Коръәндә һәм хәдисләрдә телгә алына.
А.Зыятдинов әйтүенчә, көненә берничә хөрмә микроэлементларга һәм витаминнарга тәүлеклек ихтыяҗны тәэмин итү өчен җитәрлек.
“Гадәттәгечә сәхәр, ифтарны хөрмәдән башлау кабул ителгән. Продукт тиз үзләштерелә, чөнки андагы фруктоза һәм глюкоза энергетик көч бирә. Хәтта гадәти рационда 5-10 хөрмә булса, без инде файдалы элементларга ихтыяҗны каплыйбыз», – диде гастроэнтеролог.
Моннан тыш, төп аштан соң җиләк-җимеш куллану әчүгә китерергә мөмкин, бу исә ашкайнатуның бозылуы, эчәклектә күп күләмдә газлар хасил булу белән бергә бара. Шуңа күрә ашауны җиләк-җимеш һәм судан башларга кирәк.
Рамазан дин тотучыларга рухи үсешләрен арттырырга, сизгеррәк, аңлырак һәм җаваплырак булырга мөмкинлек бирә. Уразаның социаль әһәмияте дә бар: изге айда намаз вакытында, ашаганда бергә җыелу гадәте бар. Шулай ук ураза кешеләрнең физик, психик һәм социаль сәламәтлегенә уңай йогынты ясый дип санала.
Элегрәк А.Зыятдинов уразаны сәламәтлеккә зыян китермичә ничек тотарга икәнлеге турында сөйләгән иде.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Владимир Васильев, «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы
