Төбәкләрнең социаль-икътисадый үсеше өлкәсендәге белгеч яңа икътисадый шартларда Татарстанның перспективалары турында сөйләде.
Казан федераль университетында М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты география факультетының Россия икътисадый һәм социаль география кафедрасы профессоры, Социаль сәясәт бәйсез институтының «Россия регионнарының социаль атласы» төбәк программасы директоры Наталья Зубаревич “Яңа икътисадый шартларда Россия төбәкләре (Илкүләмендә Татарстан)» темасына чыгыш ясады.
Югары уку йорты укытучыларына һәм хезмәткәрләренә төбәкләрнең социаль-икътисадый үсеше, социаль һәм сәяси география өлкәсендә илнең иң танылган белгечләреннән берсен КФУның икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, Н.Зубаревич Татарстанга республика җитәкчелеге чакыруы буенча килгән.
Лекция башланыр алдыннан Наталья Зубаревич КФУ журналистларына интервью бирде, кыскача яңа шартларда Татарстан икътисадын тасвирлады.
“Алдынгы һәм глобаль икътисадка кертелгән төбәк буларак, курсның кискен алмашынуы сездә ныграк сизелергә тиеш иде. Тотынып кала алдыгыз. Булдырдыгыз. 2023 елда чыгару тармакларында аз гына кимү күзәтелде, чөнки Россия хөкүмәте экспортка квоталарны кыскартты. Үсеш эшкәртү сәнәгатендә күзәтелде, ә Татарстанның ул төрле. Республикада инвестиция процессы начар түгел. Инвестицияләнгән акчаларның 70 проценттан артыгы – предприятиеләр һәм оешмаларның үз акчалары, бюджет акчасы булмавы сөендерә”, – диде ул.
Татарстанның перспективалары турында сөйләгәндә, география фәннәре докторы икътисади үсешнең акрынаюын билгеләде. Төп икътисадый проблема буларак ул эшче көчләр җитмәүне атады (бу илнең барлык регионнары өчен хас). Бу проблема вакыт узу белән тирәнәя барачак, дип ассызыклады Наталья Васильевна. Татарстанда индустрия өлкәсе актив үсеш ала, шуңа күрә демографик “чокыр” аркасында квалификацияле кадрларга кискен кытлык сизеләчәк. 1990 еллар ахырында – 2000 еллар башында туган буын бик аз санлы, хәзер хезмәт базарына нәкъ менә шушы кешеләр чыга.
“Татарстан бернәрсәдә дә гаепле түгел. Сездәге вәзгыять үзәк Россиягә караганда җиңелрәк дип әйтә алам. Сезнең авылларда кеше бар әле, ул башка төбәкләргә караганда яшьрәк, хезмәт сөючән. Андагы ресурслар шәһәрләргә активрак тартылачак. Ә сездә авыл хуҗалыгы секторы яхшы булганга, анда авырлыклар туарга мөмкин”, – дип сөйләде МДУ профессоры.
Проблеманы хәл итүнең бер варианты – чит ил эшче көчләрен җәлеп итү.
“Татарстанда миграция үсеше табигый кимүне япты. Иң яхшы демографик вәзгыять Идел буе федераль округында күзәтелә, – диде лекциядә Наталья Васильевна.
Н. Зубаревич билгеләп үткәнчә, хәзер хезмәт базарында яшьләр отышта, чөнки алар аз, һәм эш бирүчеләр, бигрәк тә шәхси бизнес, алар өчен көрәшә.
Чыгышы барышында ул шулай ук ил буенча керемнәрнең иң яхшы динамикасы Идел буе федераль округында булуын һәм Татарстан өчен ярлылык проблемасы кискен тормавын әйтте.
Чара ахырында кунак лекциядә булучыларның сорауларына җавап бирде.
Авторы: Лариса Бусиль, фото: Тамара Молканова