КФУда лекция белән «Наука» телеканалы вәкилләре чыгыш ясаячак

​​​​ Чара 1 июльдә Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе шоу-румында узачак.

1 июльдә Казан федераль университетында “Наука” телеканалы белгечләре: фәнни мөхәррир Иван Семенов, фәнни-популяр программаларның креатив продюсерлары Мария Делун һәм Алексей Резепкин лекцияләр укыячак.

Чара 11.00 сәгатьтә Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе (Нужин профессоры ур., 1/37) шоу-румында узачак. Анда катнашу өчен студентлар, яшь галимнәр, КФУ укытучылары чакырыла.

Россия фәненең зур казанышлары, перспективалары, актуаль трендлар һәм яңа мәсьәләләр – Казан университетында булачак очрашу темалары.

Шулай ук спикерлар КФУ студентлары, укытучылары, яшь галимнәре, журналистлар сорауларына җавап бирәчәк.

Ачык лекция «Наука» телевизион каналы хезмәткәрләренең Казан федераль университетына танышу визиты кысаларында узачак.

Белешмә өчен.

“Наука” – дөньякүләм һәм Россия фәне казанышлары турында алдынгы фәнни-популяр танып белү каналы. Телеканал партнерлары арасында Россия Фәннәр академиясе, Россиянең төп фәнни һәм тикшеренү оешмалары. Каналның алып баручылары һәм экспертлары – күренекле Россия галимнәре.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов