В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә шундый чара узачак.
20 майда В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә «Космос һәм ЮНЕСКОның тарихи мирасы» дигән чара узачак.
Ул Радио көненә, Бөтендөнья электр элемтәсе һәм мәгълүмат җәмгыяте көненә, Халыкара музейлар көненә һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумына багышланган.
Чараны В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе һәм Казан университеты тарихы музее оештыра.
Обсерватория директоры Юрий Нефедьев хәбәр иткәнчә, чараның темасы очраклы сайланмаган.
“ЮНЕСКО мәдәни мирас объектлары исемлегенә обсерваторияләр кертү мәсьәләсе әле 2005 елда ук күтәрелде. 2009 елда Казанда космик мираска багышланган конференция үткәрелде. Аның барышында ЮНЕСКОның космик мираска кагылышлы Казан декларациясе кабул ителде, КФУның астрономик обсерваторияләре белән бәйле перспектива каралды. 2016 елда объектлар Ирина Боковага (2009 елдан алып 2017 елга кадәр ЮНЕСКО генераль директоры) күрсәтелде. 20 майда без берьюлы ике теманы – космосны һәм ЮНЕСКОны берләштерәчәкбез», – дип аңлатты Ю.Нефедьев.
В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе музее мөдире Маргарита Евдокимова, бу көнне чарага Казанның 100ләп укучысы һәм күп кенә башка кунаклар киләчәк, дип өстәде.
Мәктәп укучылары КФУ планетариенда булачаклар (чара 11.00 сәгатьтә башлана), шулай ук интерактив дәресләрдә катнашачаклар (14.00 сәгатьтә башлана). Чарада Казан университетының студентлар-волонтерлары – булачак физика укытучылары катнаша.
Аннары 19.00 сәгатьтә Юрий Нефедьевның астрономиягә һәм космонавтикада казанышларга багышланган ачык лекциясе башлана. Ул обсерваторияләрне ЮНЕСКО исемлегенә кертү тарихы һәм процессы турында сөйләячәк.
20.00 – 22.00 сәгатьләрдә Астрономия обсерваториясе музеенда булу һәм телескопларда (аяз күк шартларында) күзәтү планлаштырыла.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Юлия Акмурзина