«Йокылы» контент феномены турында психолог Инна Кротова аңлатты.
Телевизордан-кино, бер кулында-смартфон, ә икенчесе кичке аш әзерли яки өй эшен башкара, параллель рәвештә гаилә белән аралаша. Мондый картина белән инде гаҗәпләндереп булмый, бу цифрлы вакыт чынбарлыгы. Мавыктыргыч триллер яки яраткан ромком игътибарны саклап кала алмаячак, әгәр янәшәдә телефон ята икән – тасма караудан баш тарту авыр. Һәм эш контент сыйфатында гына түгел. Фон режимында карауның чын сәбәпләрен Казан федераль университетында сөйләделәр.
Мотивларның берсе-үз-үзең һәм фикерләрең белән ялгыз калудан курку. Ул вакытта музыка, фильм яки подкаст кушыла. Күпләр мондый шау-шу астында йоклап китүне өстен күрә. КФУ Психология һәм мәгариф институтының клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Инна Кротова әйтүенчә, фон режимында нәрсәнедер кабызу өчен ким дигәндә дүрт сәбәп бар:
“Тикшеренүчеләр тарафыннан шәхси уңайлылык һәм психологик куркынычсызлык халәтен саклауның берничә ысулы аерып күрсәтелә – бу үз – үзеңне анализлау, ярдәм сорап мөрәҗәгать итү, ихтыяр контроле – уңайсызлык ситуациясен җиңү, һәм качу. Контентны фон режимында карау, тыңлау ярдәм итүгә ихтыяҗны канәгатьләндерә, ялгызлыкны җиңәргә ярдәм итә. Фон режимы транс халәте тудырып үз-үзеңне анализлауга чумдыра һәм тынычландыра; тынлыкны тутырып, киеренкелек тудырган нәрсәләрдән качарга ярдәм итә; кайчакта игътибарны тупларга игътибарны тупларга булыша».
КФУ психологы мондый гадәтнең куркыныч якларына игътибар итте. Аның фикеренчә, тенденция контенттан гипербәйлелеккә үсәргә мөмкин.
«Беренче чиратта когнитив ресурс буларак игътибарның нәтиҗәлелеге кими. Мондый яшәү тәртибе махсус күнегүләр таләп итә, югыйсә “фон» акрынлап күп бурычлы, ләкин продуктив булмаган яшәү рәвешенә әвереләчәк”, – дип аңлатты Кротова.
Доцент мондый гадәт белән кемгә көрәшергә кирәклеген сөйләде. Әгәр кеше шундый киртә булуын аңлый икән, борчылуның чын чыганагын табарга кирәк. Әгәр дүрт ысулның берсе шактый еш очрый икән, мөгаен, ул билгеле бер халәт һәм фонга мөрәҗәгать итүгә этәрүче вәзгыять белән бәйледер.
“Котылу-ул булган үзара бәйләнешне аңлау, күзәтү. Моны мөстәкыйль рәвештә дә, психолог белән дә эшләргә мөмкин», – диде эксперт.
И. Кротова фон режимында нидер карауны гадәттән тыш дулкынланганда паразит сүзләрне еш куллану яки кул хәрәкәтләре белән чагыштырды.
“Әгәр дә бу комачаулый икән, без нәрсә эшлибез? Вәзгыять турында күбрәк белергә һәм үзебезне контрольдә тотарга өйрәнәбез, акрынлап яңа гадәтләрне формалаштырабыз һәм соңрак бу вәзгыятьтән курыкмыйбыз, ягъни когнитив-тәртип терапиясеннән алымнарны кулланабыз диярлек”, – дип аңлатты клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты.
Элегрәк югары уку йорты эксперты ашаган вакытта смартфонга бүленү сәламәтлек өчен ничек зарарлы булуын сөйләгән иде.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Алиса Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Юлия Акмурзина