КФУда Казанның дөньяви һәм дини белем бирү тарихындагы роле турында конференция ачылды

Тарихи уку йортларының берсендә, аның 222 еллыгы һәм халыклар бердәмлеге көне алдыннан тарихчылар, дин белгечләре һәм дәүләт эшлеклеләре Казан мәгърифәтенең уникаль юлын аңлау өчен берләшкәннәр.

Казан федераль университетында бүген, 2 ноябрьдә, «Россия дәүләте тарихында дөньяви һәм дини белем бирү үзәге буларак Казан» Бөтенроссия фәнни конференциясенең ачылышы һәм пленар утырышы узды. Киң колачлы фәнни форум тарихчыларны, педагогларны, дин белгечләрен һәм дәүләт эшлеклеләрен берләштерде.

Чара «Россиядә дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр: тарих һәм үсеш векторы» фәнни-тикшеренү проекты кысаларында уза һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана. Конференциянең Казан университетында һәм аның 222 еллыгы алдыннан старт алуы символик мәгънәгә ия.

Пленар утырышны очрашуның модераторы – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде. Үзенең кереш сүзендә ул гасырлар дәвамында дөньяви һәм рухи үсеш векторлары үрелеп барган Казан мәгариф традициясенең уникальлеген ассызыклады.

“Казан тарихы-уникаль белем бирү мохитендә үскән мәдәниятләр, традицияләр һәм дөньяга карашлар диалогы тарихы. Гасырлар дәвамында шәһәр үзендә ике мөһим үсеш векторын берләштергән: дөньяви мәгърифәт һәм рухи тәрбия. Нәкъ менә аларның үзара хезмәттәшлегендә бөтен илгә йогынты ясый торган аерым интеллектуаль климат барлыкка килгән», – дип билгеләп үтте Р.Җамалетдинов.

Спикер шулай ук ассызыклаганча, конференциянең дисциплинар һәм конфессияара характеры аеруча кыйммәткә ия. Диалогта тарихчылар һәм педагоглар, дин белгечләре һәм социологлар очрый, бу исә үткәнне гадиләштерүдән качып, аның бөтен тулылыгында күрергә мөмкинлек бирә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзе белән катнашучыларга республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева мөрәҗәгать итте. Ул вакыйганың бөтен ил өчен әһәмиятле булуын ассызыклады, конференциядә Россиянең 47 төбәгеннән вәкилләр катнашуын билгеләп үтте.

“Программа белән кыскача танышу да конференциянең дисциплинар, мультидисциплинар характерда булуын күрсәтә, бу хәзерге дөнья өчен бик мөһим. Россия Федерациясендә педагогика фәнен алга таба камилләштерү өчен тәкъдимнәр һәм фикерләр яңгырар дип ышанам», – дип белдерде Л.Фазлыева.

Шулай ук  вице-премьер  белдергәнчә, Казан университетын тәмамлаган кеше буларак, аңа император залында булу һәм хезмәттәшләре алдында чыгыш ясау аеруча дулкынландыргыч. Ахырда ул коллегаларына катнашулары, катлаулы мәсьәләгә шәхси мөнәсәбәтләре һәм заманча дөнья мәсьәләләре турында фикерләре өчен рәхмәт белдерде.

Конференцияне оештыруда катнашучыларның берсе, Казан университеты ректоры Ленар Сафин да сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Оештыру комитеты рәистәше, Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева (Форумны уздыру инициаторы) катнашучыларга уңышлы эш теләде. Шулай ук җыелучыларга Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институты директоры вазыйфаларын башкаручы Денис Гергилев мөрәҗәгать итте.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл шәһәр тарихында рухи һәм дөньяви белем бирүнең өзелмәс бәйләнешен билгеләп үтте һәм алда торган Халыклар бердәмлеге көненең мөһимлеген ассызыклады.

“Халыклар бердәмлеге көне Казан Мәрьям ана иконасы билгесе астында уза. Үткән гасырдагы вакыйгалар шәһәрне илнең рухи, фәнни, мәдәни һәм иҗтимагый үзәгенә әйләндерде», – дип ассызыклады владыка.

Митрополит шулай ук искә төшергәнчә, 1842 елда Татарстан башкаласында икенче Духовная академия ачылган, ул үз гомерләрен чиркәүгә хезмәт итүгә багышларга теләүчеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелгән, ә киләсе елда әлеге вакыйганың 185 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин төбәктәге дини белем бирү системасына җентекләп тукталды.

“Хәзерге замана, глобальләшү шартларында дини белем бирүнең роле бер дә кимеми, киресенчә, бу безнең традицион кыйммәтләребезне саклауның мөһим, нәтиҗәле коралы. Бүген республикада 11 мөселман уку йорты, өч югары уку йорты, сигез мәдрәсә эшли. Россиядән читкә чыкмыйча, докторантурага кадәр белемнең барлык дәрәҗәләрен дә алырга мөмкин», – дип сөйләде Р.Мөхәммәтшин.

Эшлекле программа әйдәп баручы экспертлар чыгышларыннан башланды. Ольга Васильева «Татарстанда рухи белем» темасына пленар доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук истәлекле датага – республикада  педагогик югары белем бирүнең 150 еллыгына аерым игътибар бирелде. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Республикада педагогик  югары белем бирүне үстерүгә 150 ел» дигән докладында төбәк өчен генә түгел, бөтен Идел буе өчен педагогик кадрлар әзерләүдә республиканың ролен ачып бирде.

Рухи мирас темасы изгеләр Кирилл һәм Мефодий исемендәге Гомумчиркәү аспирантурасы һәм докторантурасы ректоры һәм укыту комитеты рәисе,  протоиерей Максим Козлов докладында дәвам итте. Аның «Шәхес һәм чор» чыгышы Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллның тууына 80 ел тулуга, аның теология һәм дини белем бирүне үстерүгә керткән өлешенә багышланган иде.

Пленар утырышны Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Татарстан тарихы кафедрасы профессоры Искәндәр Гыйләҗев тәмамлады. “Россия халыкларын агарту үзәге буларак Казан” дигән чыгышында ул шәһәрнең төрле мәдәниятләрне берләштергән, телләрне саклап калуга һәм халыкларның гомумроссия социомәдәни киңлегенә интеграцияләнүенә ярдәм иткән үзенчәлекле күпер буларак роленә тирән бәя бирде.

Конференция эше иртәгә, 3 ноябрьдә дә дәвам итәчәк. Чара кысаларында «Россия Федерациясендә югары белемнең яңа моделенә күчү шартларында педагогик белем бирүне трансформацияләү проблемалары» дигән түгәрәк өстәл узачак, анда бөтен илдән алдынгыюгары уку йортлары, дини академияләр һәм фәнни институтлар вәкилләре катнашачак.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Рузалия Хәкимуллина, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Исламия Баянова