КФУда казан халкына кышның өченче аенда нинди һава торышы көткәне турында сөйләделәр

Башкалада февральдә уртача тәүлек һава температурасы нормасы минус 9,7 градус тәшкил итәчәк.

Россия Гидрометео үзәге мәгълүматлары буенча, февральнең беренче көнендә Казанда болытлы һава, явым-төшемсез.

Бу көнне 1967 елда (129 еллык күзәтүләр мәгълүматлары буенча) термометр баганасы рекордлы минус 35,2 градуска кадәр төшкән. Температура максимумына бер ел элек ирешелгән һәм “плюс” билгесе белән 1,5 градус тәшкил иткән.

Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә кышның өченче ае нинди булачагы турында сөйләде.

РФ Гидрометео үзәгенең төгәлләштерелгән озак вакытка фаразына караганда, Татарстанда февраль температура һәм явым-төшем күләме буенча климат нормасына якын булыр дип көтелә.

“Февральдә һаваның уртача тәүлек температурасы минус 9,7 градус тәшкил итә, явым-төшем нормасы – 37 мм. Хәзерге вакытта безнең төбәк һава торышына төньяк-атлантик циклон йогынтысы зур, – диде Т.Әүхәдиев. – Көньяк агымнар чагыштырмача югары температуралы фон формалаштыра. Февральнең беренче декадасы климат нормасыннан 3-4 градуска югарырак булыр дип көтелә. Белешмә өчен, февральнең беренче декадасы нормасы якынча минус 11 градус тәшкил итә”.

Иртәгә, 2 февральдә, болытлы һава, кар көтелә. Көндез минус 7, төнлә – минус 8 градус булачак.

Җомга көндез Казанда минус 4, һәм бераз кар көтелә, төнлә – минус 7 градус. Ялларда башкалада болытлы һава фаразлана. Шимбә көндез  минус 4, төнлә – минус 7 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә. Якшәмбе көнне температура күрсәткечләре шул ук  булачак.

“Салкыннар һәм явым-төшем турында сөйләгәндә, боларның барысы да булачак. Кыш һәм кышкы һава циркуляциясе үз эшен эшләячәк “, – дип нәтиҗә ясады метеоролог.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Максим Зарецкий