КФУда Казакъстан өчен мәктәп эскәмиясеннән педагоглар әзерләү системасын эшлиләр

Проект буенча фәнни-тикшеренү эшләрен Казан федераль университеты һәм Казакъ илкүләм педагогика университеты галимнәре бергәләп  үткәрәчәк.

Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты (ИПО) галимнәре Казакъстанның әйдәп баручы югары уку йортларының берсе – Абай исемендәге Казакъ илкүләм педагогика университеты (КазНПУ) (Алмата шәһәре) заказы буенча мәктәп эскәмиясеннән педагоглар әзерләү системасын эшлиләр.

«Приоритет-2030» программасы кысаларында ИПОның «Педагогик белемнең тикшеренү юнәлешле трансформациясе» фәнни-тикшеренү лабораториясе базасында гамәлгә ашырылачак «Педагогның һөнәри яктан аякка басуының технологик архитектурасы» проекты турында ИПОның фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Шамил Шәймәрданов сөйләде.

«Абай исемендәге КазНПУ – Казакъстан Республикасының иң эре педагогик һәм иң өлкән югары уку йорты, анда 12 мең студент белем ала. Ул республиканың педагогик белем бирү лидерларының берсе. Югары уку йорты җитәкчелеге педагогларны сыйфатлы әзерләүнең ил үсешендә мөһим роль уйнавын яхшы аңлый, шуңа күрә бу мәгариф өлкәсен модернизацияләү белән кызыксына, – ди Ш.Шәймәрданов. – Казакъстан югары уку йортыннан коллегалар КФУга мөрәҗәгать иттеләр, чөнки ул Россиядә “Мәгариф” фән өлкәсендә алдынгы урыннарда тора. Мәсәлән, 2024 елда Казан университеты QS, THE һәм Scimago Institutions Rankings рейтингларында Россия вузлары арасында икенче, ә RAEX рейтингында өченче урында”.

Педагогның һөнәри формалашуының технологик архитектурасы дигәндә, галимнәр, мәктәп эскәмиясеннән башлап, башлангыч укытучысына кадәр һөнәри үсешнең сыгылмалы һәм адаптив системасын аңлыйлар. Системаның үзенчәлеге шунда ки, ул мәгариф өлкәсендә үзгәрә торган ихтыяҗларга һәм таләпләргә тиз җавап бирә ала, педагогик бергәлекнең тотрыклы үсешен тәэмин итә.

«Мондый системаны булдыру мәгарифтә кадрлар әзерләүнең нәтиҗәлелеген күтәрүнең дәүләт бурычын хәл итүгә ярдәм итәчәк, – дип ышана Ш.Шәймәрданов. – Моннан тыш, педагогик һөнәр үрнәгендә эшләнгән шәхесне һөнәри яктан аякка бастыру концепциясе һәм технологиясе һөнәри эшчәнлекнең башка өлкәләрендә дә кулланылырга мөмкин».

Проектта КазНПУ һәм КФУ вәкилләре командалары катнаша.

«ИПО галимнәре технологик архитектура концепциясен төзиячәк һәм педагогның һөнәри үсеш цифрлы платформасын булдыруга техник бирем эшләячәк», – диде ИПО директоры урынбасары.

Ул проектны Казакъстан финанславын да әйтте, 2024 елга эшләрнең гомуми бәясе 5500 мең тәңкә (900 мең сумнан артык) тәшкил итәчәк. 2025 елда Казакъстан галимнәре Казан коллегалары белән хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Арина Егорова