«КФУда туган белемнәр» экспозициясе соңгы биш елда Казан университеты галимнәренең иң шәп язмаларын берләштерде.
Казан федераль университетының төп бинасы һәм икенче корпусы (Кремль ур., 35) арасындагы аллеяда беренче тапкыр «КФУда туган билемнәр» дигән бер көнлек күргәзмә узды.
“Бүген Белем көне, һәм без бакалавриат һәм белгечлекнең беренче курсына укырга килгән студентларыбызга, шулай ук беренче курс магистрларына Казан университетында фәнни эшләр нәтиҗәсендә туган белемнәрне күрсәтергә теләдек. Һәр институт әлеге журналларның халыкара реферирлана торган базасында иң мөһим басмаларны сайлады. Барлык институтлар да шактый актив бастырыла, һәм без биредә Казан федераль университеты горурлыгын тәшкил иткән мәкаләләрне күрсәттек», – диде экспозицияне карарга килгән Дмитрий Таюрский.
Ул барлык мәкаләләрнең халыкара экспертлар тарафыннан күп баскычлы реферирлау процессы узганлыгын билгеләп үтте.
“Бүген Казан университетында публикацияләр юк дип әйтә торган диван тәнкыйтьчеләре күп, – дип дәвам итте Дмитрий Альбертович. – Рәхим итегез, килегез, карагыз, бездә нинди мәкаләләр бар. Сез бу публикацияләрнең препринтларын стендлардан ала аласыз. Һәр басма QR-код белән тәэмин ителгән, кулланучы мәкалә басылган журналны күрә ала. Минемчә бу, барыннан да элек, бүген Казан университетында укый башлаган студентларга файдалы, чөнки аларга фәнни-тикшеренү процессына бик актив кушылырга туры киләчәк, чөнки КФУда белем бирү фәнни тикшеренүләр белән тыгыз бәйләнгән, ә фәнни тикшеренүләр, үз чиратында, мәгариф белән бәйле. Бу бердәм интегратив процесс. Без бүген, Белем көнендә, Казан университетында соңгы 12 елда халыкара алдынгы фәнни журналларда бик күп әһәмиятле, мөһим мәкаләләр бастырылу фактын читләтеп уза алмыйбыз”.
Д.Таюрский мондый күргәзмәләрне алга таба да уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итте.
“Без Фән көне уздырабыз. Һәр институтта беренче курс студентларына багышлау үткәрелә. Барысы да мәкаләләр белән таныша алсын өчен без бу тәҗрибәне дәвам итәчәкбез. Әлбәттә, барлык басмаларны да мәгълүмат базаларында табарга мөмкин, әмма моның өчен аларны ачып карарга кирәк. Монда үтеп баручы һәр студент аны кызыксындырган фәнни юнәлеш белән таныша һәм теге яки бу институтның профессор-укытучылар составының ни белән шөгыльләнүен белергә мөмкин “, – дип йомгаклады профессор Таюрский.
Фәнни мәкаләләрдән тыш, стендларда КФУ бүлекчәләренең фән һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары турында мәгълүмат урнаштырылган.
“Югары уку йортының барлык институтлары, шулай ук Юридик факультет күргәзмәдә үз стендларын урнаштырды, аларда соңгы биш елда югары рейтинглы журналларда басылган иң мөһим фәнни мәкаләләр тәкъдим ителгән. Һәр бүлекчәнең якынча ун иң яхшы фәнни мәкалә тәкъдим итү мөмкинлеге бар иде. Моннан тыш, стендларда башка кызыклы мәгълүмат та бар», – диде КФУның Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Вәлиева.
Күргәзмәгә студентлар һәм магистрантлар белән беррәттән югары уку йорты институтлары директорлары да килде.
«Безнең стендта фән, мәгариф һәм технологияләр өлкәсендә институтның иң әһәмиятле нәтиҗәләре, шулай ук югары рейтинглы журналларда фән үсешендә төп әһәмияткә ия публикацияләр тәкъдим ителде», – диде КФУның А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты директоры Марат Җиһаншин.
КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының беренче курс магистранты Тимур Мезенцевта да экспозиция зур кызыксыну уяткан.
«Педагогика, лингвистика, филология, физика буенча биредә тәкъдим ителгән фәнни эшләр белән рәхәтләнеп таныштым. Мин КФУның Физика институтын 10 ел элек тәмамладым, бу вакытта югары уку йорты зур үзгәрешләр фазасын үтте: аңа башка югары уку йортлары кушылды. Университетка яңадан укырга кергәч, миңа аның хәзер ничек яшәве, фән ничек үсүе кызык булды, – дип сөйли Тимур. – Күргәзмәдә тәкъдим ителгән “Филология һәм мәдәният” журналын караганда мин Ирина Лысакованың һәм Ли Боюйның “Кытай студентларының рус теленә лингвокультурологик өйрәткәндә методик принцип буларак мәдәниятләр диалогы” дигән мәкаләсен күрдем. Ул мине бик кызыксындырды. Хәзерге сәяси вәзгыять шундый ки, бүген Россиянең Көнчыгыш белән, аерым алганда, Кытай белән якынаюы күзәтелә. Бу темага багышланган тикшеренүләр шул исәптән лингвистика һәм культурология кебек өлкәләрдә хәзер бигрәк тә актуаль”.
Автор: Лариса Бусиль, фото: Юлия Акмурзина