Югары уку йорты белгечләре десерт үзенең “өлкән абыйсы” – дубай шоколады уңышын кабатлармы икәнен аңлаттылар.
Интернет челтәрендә “йонлы” шоколад дип аталган гастрономик тренд популярлаша бара. Блогерлар баллы мамык эчле десертка күзәтүләрне актив төшерә. Казан федераль университеты белгечләре ул дубай шоколадының искиткеч уңышын кабатлый алырмы һәм яңа эшләнмәгә кызыксыну арту акланырмы икәнен аңлаттылар.
“Фәрештә чәчләре” белән шоколад – ул эчлеге татлы мамыкның нечкә җепселләреннән торган премиум-класслы уникаль десерт. Кондитер эшләнмәсенең популярлыгының кискен үсеше аның гадәти булмавы белән генә түгел, ә социаль челтәрләрдә активлашуы белән дә бәйле. Сүз уңаеннан, “#hairychocolate” хэштег белән дегустация меңләгән роликлар миллионлаган карау җыя.
КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының Маркетинг кафедрасы ассистенты, Россия маркетологлары гильдиясе әгъзасы Руслан Шакиров Дубай шоколады уңышын кабатламас дип ышана.
“Куллану җәмгыятендә исраф яки хәтта артык исрафчанлык хуплана. Мондый продуктлар югары социаль статусны, кешенең трендта булуын күрсәтә”, – ди Р.Шакиров.
Маркетолог билгеләп үткәнчә, мондый яңа модалы товарлар киң җәмәгатьчелек тарафыннан түгел, ә медиаинфлюенсерлар тарафыннан күбрәк кулланыла.
«Бу шоколад – медиа сәбәп, һәм кулланучылар базары аңа кызыксыну күрсәтмәячәк”, – дип саный эксперт.
КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә әңгәмәдәш теләсә нинди товарның популярлыгын нормаль бүлү кәкресе белән тасвирлап була, ул кыңгырау кебек күренә, дип сөйләде. Базарга чыкканда традицион товар авыш түбәгә кадәр озак һәм салмак кына күтәрелә, билгеле бер вакыт киң популярлык фазасында тора һәм аннары акрын гына төшә, ихтыяҗы кими бара. ХАЙП товарлары шулай ук бу юлны уза, тик кискен итеп – алар бик тиз биеккә күтәреләләр һәм, югарыда тоткарланып тормыйча диярлек, бик тиз төшәләр.
“Йонлы” шоколадның һәм моңа охшаш эшләнмәләрнең куркынычы шикәрнең артык күләмдә булуында, ул инсулинның кискен сикерешләрен китереп чыгара», – дип кисәтә Университет клиникасының үсеш, сыйфат һәм цифрлы медицина буенча баш табиб урынбасары, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының Биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы доценты Иван Киясов.
Моннан тыш, организмга мондый “татлы удар” диабет һәм симерү үсеше куркынычын арттырырга мөмкин, аның артында инде башка чирләр яшеренгән.
Нутрициолог шулай ук трендлы шоколад составындагы ясалма буяулар һәм ароматизаторлар бигрәк тә балаларда аллергия китереп чыгарырга яки эчәк-ашкайнату системасы бозылуга сәбәп булырга мөмкин, дип хәбәр итте.
“Какао-майның арзанлы алмаштыргычлары булуга да игътибар итәргә кирәк. Әйтик, тәм, җиңеллек һәм башка аппетит үзлекләрен бирү өчен маргарин кулланылырга мөмкин, ул бик яхшы туры килә. Әмма аның бернинди дә файдалы әйберләре юк, ул шулай ук эчәклек лайласына зарарлы йогынты ясарга мөмкин”, – дип сөйли табиб.
E433, E476 кебек стабилизаторлар һәм эмульгаторлар да сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга һәм эчәклек системасы эшен бозарга сәләтле.
КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә генә эксперт тренд десертының өйдә һәм азрак зарарлы альтернативасын әзерләү рецептын ачты.
Нигез итеп әзер кара шоколад алырга яки аны какао-майдан, какао-порошоктан һәм балдан яки кокос шикәреннән әзерләргә кирәк.
“Эчлектәге татлы мамыкны күпертелгән җиләк-җимеш боламыгы алыштыра ала. Иң гади ысул – аны алмадан ясау. Моның өчен 100 грамм алма боламыгы, бер чәй кашыгы бал яки топинамбур сиропы, бер чәй кашыгы лимон согы кирәк булачак. Боламыкны юка итеп силикон келәмгә җәяргә, аннары массаны ул сыгылмалы булганчы духовкада 80-90 градуста 3-4 сәгать киптерергә кирәк. Суынган пластинканы кул белән вакларга кирәк”, – дип уртаклашты И.Киясов.
Кондитер эшләнмәсендә куркынычсыз кетердәүгә һава дөгесе, вакланган чикләвек яки кокос йомычкасы хисабына ирешергә мөмкин.
Крем-эчлек өчен какао яки дарчин һәм хөрмә өстәп ясалган авокадо ярый.
“Шоколадка эчлек өстәү бик җиңел. Аны су мунчасында эретергә, силикон формасына салырга кирәк. Өстән катламлап яки аралаштырып өч ингредиент өстәргә, барысын да шоколад белән капларга һәм суыткычка куясы”, – дип йомгаклады нутрициолог.
Нәтиҗәдә: десертны тешләгәндә кетердәү һәм эчтә эри торган татлы эчлек оригиналь «йонлы» шоколадныкы кебек , әмма составы – 10 тапкырга азрак зарарлы булачак.
Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Марат Гобәйдуллин, URA.RU