КФУда “җәйге университет” проектының өченче сезоны старт алды

Чара 21 июльдән 3 августка кадәр узачак.

Казан федераль университеты янә «Җәйге университет» проектында катнашучыларны кабул итте. Чара РФ Фән һәм югары белем Министрлыгы һәм «Социоүзәк» ФДАФО ярдәмендә КФУ тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ачылу тантанасы «УНИКС»та узды.

Кунакларны цифрлы аналитика һәм мәгълүматлар инженериясе, архитектура һәм дизайн, биология һәм гуманитар фәннәр буенча белем бирү программалары көтә.

Бенин, Босния һәм Герцеговина, Үзәк Азия, Оман, Мисыр, Кытай, Индонезия һәм башка илләрдән килгән чит ил егетләреннән тыш, КФУ базасында проектта Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Барнаулдан, Томскидан һәм, әлбәттә, Казаннан 100 Россия студенты катнаша.

Чара кунакларын РФ Фән һәм югары белем министрлыгы исеменнән министр урынбасары Дмитрий Афанасьев сәламләде. Үзенең видеомөрәҗәгатендә ул Проектның Халыкара диалог платформасы булуын билгеләп үтте.

“40 илдән 3500дән артык студент Россия инновацияләре белән таныша алды. Һәм сезнең монда булуыгыз-фән һәм мәгариф кешеләрне чикләргә, телләргә һәм мәдәниятләргә аермыйча бәйсез рәвештә берләштерә дигән иң яхшы дәлил. Әлбәттә,  бай программа әзерләгән оештыручыларга аерым рәхмәт сүзләре. Алар сезнең килүегез файдалы гына түгел, бәлки якты, истә калырлык булсын өчен барысын да эшләделәр. Ике атна дәвамында сезне алдынгы вузлардан һәм компанияләрдән кызыклы, эчтәлекле программалар көтә. Сез реаль кейслар эшләячәксез һәм, әлбәттә, Россия һәм аның күптөрлелеге – табигате һәм мәдәнияте белән танышачаксыз. Казан, Екатеринбург, Красноярск –  һәр шәһәр Сезгә традицияләрнең фән һәм мәгариф өлкәсендәге заманча казанышлар белән ничек гармонияле ярашуын күрсәтәчәк», – диде министр урынбасары.

КФУ президенты Рияз Минзарипов җәйге университетның әһәмиятен ассызыклады:

«Безнең өчен өченче тапкыр мондый зур халыкара чараны уздыру мәйданчыгы булу зур мәртәбә. Югары уку йорты узган ел үзенең 220 еллыгын билгеләп үтте. Бу күренекле ачышлар һәм казанышлар белән тулы зур тарих. Дөньякүләм дәрәҗәдәге күп кенә галимнәр һәм эшлеклеләр безнең университетта хезмәт куйдылар һәм укыдылар. Алар арасында Владимир Ленин, Лев Толстой, Николай Лобачевский, Евгений Завойский, шулай ук Бөек медиклар һәм химикларның тулы бер төркеме бар. Бу безнең горурлыгыбыз, ләкин ярты гасыр диярлек безнең өчен чит ил студентлары һәм аннан килеп вузны тәмамлаучылар горурлык булып тора. Бүген бездә дөньяның 100 иленнән 12 меңнән артык студент белем ала. Бездә чит ил студентларын адаптацияләүнең бербөтен системасы булдырылган, ул уку һәм шәхес үсеше өчен уңайлы мохит формалаштыруга ярдәм итә. “Җәйге университет” проектының төп миссиясе – тере, шәхесара, мәдәниятара һәм милләтара аралашу өчен пространство булдыру, илләр, россия һәм чит ил студентлары арасында ныклы элемтәне һәм үзара аңлашуны үстерү. Сезне мастер-класслар, семинарлар, югары уку йортының яхшы укытучыларыннан һәм индустрия, сәнәгать экспертларыннан практик дәресләр көтә. Сез  Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләре гасырлар буена үрелеп барган Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәренең уникаль мәдәниятенә һәм тарихына чумачаксыз. Безнең истәлекле урыннар белән танышу – Россияне аңлауның аерылгысыз өлеше. Киләсе көннәр сезнең өчен интенсив белем туплау, кыйммәтле тәҗрибә, ачышлар һәм дуслык вакыты булачак”.

Җырчы Илгиз Шәйхразиев КФУ кунакларына иҗади бүләк ясады.  Ул «Любите, девушки»композициясен башкарды. Зал бергәләп җырлый башлады.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән залда утыручыларга министрның беренче урынбасары Андрей Поминов мөрәҗәгать итте.

“Җәйге мәктәпнең республика башкаласында – илнең иң борынгы югары уку йортларының берсе булган Казан федераль университетында өченче тапкыр уздырылуы очраклы түгел, – диде ул. – Бүген республиканың югары уку йортларында 120 илдән 23 меңгә якын чит ил студенты белем ала. Бу, чыннан да, Россия мәгариф системасының, республика югары уку йортларының кирәклеген раслый торган бик зур күрсәткеч. Алдагы ике атна сезнең өчен бай, белемле, тормышта файдалы булыр дип ышанам. Мин ышанам ки, Татарстан, Казан сезнең һәрберегез өчен көч туплау урыны булыр, анда сез кабат-кабат әйләнеп кайтырсыз. Барыгызны да җәйге мәктәп ачылу, сезне бәйрәм белән котлыйм”.

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева башкала кунакларын һәм бер үк вакытта проектта катнашучыларны кытай, гарәп телләрендә сәламләде. Форсаттан файдаланып, ул залга Казанның илнең өченче башкаласы булып саналуын кунаклар беләме дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. “УНИКС” ның яртысы уңай җавап бирде.

Аннары программа һәм белем бирү треклары презентациясе булды. Сәхнәгә аларның җитәкчеләре чакырылган иде. Җәйге университетның эше биш белем бирү трегына корылачак: “Россия офыклраы: хыяллан, өйрәт, иҗат ит”, “Евразия киңлегендә төрки халыкларның мәдәниятара хезмәттәшлеге”, “Архитектура һәм дизайнда региональ традицияләр һәм заманча тенденцияләр”, “Цифрлы аналитика һәм мәгълүматлар инженериясе”, “Тереклек эволюциясе: адаптациядән исән калуга”.

Исегезгә төшерәбез, программа бик бай һәм анда лекцияләр, семинарлар, мастер-класслар, партнерлык оешмаларында дәресләр кертелгән. Мәдәни һәм экскурсия өлешләре планлаштырылган.

Бүген нетворкинг-сессия, Татарстан турында квиз узды. Бениннан Нобель Агосса вузның матбугат хезмәтенә Россиядә, Казанда булудан алган беренче тәэсирләре турында уртаклашты.

“Миңа Татарстанны өйрәнү, Казан турында мәгълүмат алу бик кызык. Мин яңа мәдәният белән танышам, – диде Нобель. – Үзем өчен “Цифрлы аналитика һәм мәгълүматлар инженериясе” трегын сайладым, чөнки data – бик актуаль һәм кирәкле дип саныйм. Ясалма интеллект data ярдәмендә эшли”.

Орхан Озган «җәйге университет»ка Төркиядән килгән. Егет дустыннан башка илгә барып, яңа белем һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге турында белгән. Ул гариза биргән һәм раслау алган, моңа бик шатланган. Ул «эволюция живого: от адаптации к выживанию» трегын сайлаган.

Бүген Универсиада авылында кунакларны Welcome party көтә.

#Җәйге Университет #SummerUniversity #AcademicPathInRussia

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Богдан Цвященко, Ксения Богданова