Катнашу өчен гаризалар 30 апрельгә кадәр кабул ителә.
Казан федераль университетында IX Халыкара археология мәктәбе үтәчәк. Ул ике этапта узачак: Татарстанда Болгарда һәм Үзбәкстанда Сәмәркандта.
Мәктәпнең тугызынчы сменасы беренче тапкыр ике этапта оештырыла. 15-28 августта әлеге чара Болгарда узачак. Катнашучылар өчен археозоология, борынгы керамика, палеоантропология һәм археологик предметларны реставрацияләү буенча дәресләр оештырыла. 12-25 сентябрьдә археология белән мавыгучы яшьләрне Сәмәрканд каршы алачак. Икенче этапта биоархеология, геоархеология, борынгы керамика буенча дәресләр планлаштырылган.
Лабораторияләр кысаларында фәнни-гамәли эш белән беррәттән, тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм өйрәнү теориясе һәм методикасы, шулай ук кыр тикшеренүләренең заманча технологияләре мәсьәләләре буенча лекцияләр уку да каралган.
Мәктәпнең һәр сменасы «Археологларда фәнара тикшеренүләр: казанышлар һәм проблемалар» яшьләр фәнни-гамәли конференциясе белән тәмамланачак, анда катнашучылар фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәләре буенча докладлар белән чыгыш ясаячак.
Халыкара археология мәктәбендә студентлар, яшь галимнәр, Россия һәм чит ил белгечләре катнаша ала. Уку барышында алар Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы укытучылары җитәкчелегендә мәктәпнең махсуслаштырылган мәйданчыкларында тикшеренү проектларын үткәрү, шулай ук «Евразия далалары археологиясе» журналында үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен бастырып чыгару мөмкинлеген алачак.
IX Халыкара археология мәктәбе катнашучысы булу өчен, 2022 елның 30 апреленә кадәр гариза тутырырга кирәк.
Проект Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты алган ЮНЕСКО грантына тормышка ашырыла.
Белешмә өчен.
Археология мәктәбе 2014 елда ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан КФУ белән берлектә оештырыла һәм Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында үткәрелә.
Мәктәпнең максаты – Евразия халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау практикасына дөнья фәненең яңа казанышларын кертү өчен илебез һәм чит ил фәнни һәм мәгариф ресурсларын берләштерү.
Автор: Анна Чеченкова, фото: Инна Басырова