КФУда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең III яшьләр фәнни конгрессына старт бирелде

Вакыйга 25 илдән яшь галимнәрне берләштерде.

Бу көннәрдә Казан федераль университеты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең III яшьләр фәнни конгрессында катнашучыларны кабул итә. Чарага Татарстан башкаласында тикшеренүчеләр, экспертлар, халыкара оешма вәкилләре һәм инноваторлар җыелды. Катнашу өчен 1000нән артык гариза арасыннан биомедицина һәм биотехнологияләр; архитектура, дизайн, сәнгать; халыкара мөнәсәбәтләр һәм хокук; заманча белем бирү технологияләре; геология һәм нефть-газ эше кебек юнәлешләр буенча 100 гә якын яшь галим сайлап алынды.

Конгресста Россия, Согуд Гарәбстаны, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Мисыр, Индонезия, Иран, Алжир һәм башка илләр вәкилләре катнашты.

Конгресс ачылышында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин, КФУның беренче проректоры – фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский чыгыш ясады. Катнашучылар адресына шулай ук РФ Фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьевның да сәламләве килде.

“Нәкъ менә шушы залда 200 ел элек бөек рус галиме, Казан университеты ректоры Николай Иванович Лобачевский яшь буынны тәрбияләү турында истәлекле нотык сөйләгән, һәм бу конгресс юнәлешенә туры килә”, – диде Д.Таюрский.

КФУда яшьләр фәненә зур игътибар бирелә: 150 дән артык фәнни түгәрәк һәм студентлар берләшмәсе, 8 моллаб, университетның стартап-студиясе эшли. Ел саен югары уку йортының яшь галимнәре абруйлы премияләр лауреатлары була, дип ассызыклады үзенең чыгышында беренче проректор.

“Мин бу залда сайлап алу иләге аша узган һәм бу истәлекле вакыйгада катнашу хокукы алган 25тән артык илдән яшь галимнәрне күрүемә бик шатмын. Безне көткән кызу дискуссияләр, диспутлар, фикер алышулар сезгә заманча җәмгыятьтә фәннең ролен һәм урынын аңлауда сизелерлек алга китәргә, фәнгә, үз илләрегезнең һәм бөтен дөньяның чәчәк атуына хезмәт итү өчен үз юлын, карьера үсешен үз күзаллауларыгызны формалаштырырга мөмкинлек бирер дип ышанам», – дип йомгаклады Дмитрий Таюрский.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән катнашучыларга ТР Яшьләр министрлыгы башлыгы мөрәҗәгать итте.

“Минемчә, киләчәктә без сезнең проектларны үстерү мөмкинлекләрен киңәйтүне дәвам итәчәкбез, сезнең эшләнмәләрегезне һәм фәнни идеяләрегезне тормышка ашыру өчен предприятиеләрне җәлеп итәчәкбез – бу сездә булган һәм сезнең артта торганнарның тәкъдимнәренең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Сезгә конструктив эш, иң мөһиме – яңа дуслар, яңа танышлар табуыгызны, аларга ярдәм итүегезне, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында булудан ләззәт алуыгызны телим», – диде А.Кадыйров.

Марат Гатин үз чыгышында җентекләп сөйләгәнчә, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме 2006 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча безнең илләр арасындагы багланышларны тагын да ныгыту һәм киңәйтү өчен оештырылган. Бүген аңа 34 чит ил әгъзасы һәм РФнән 44 вәкил керә. Шулай ук тантанада ИХОның фәнни һәм технологик хезмәттәшлек буенча Даими комитеты (COMSTECH) генераль координаторы Икбал Чоудхари сәламләвен тапшырдылар.

Конгресс Малайзия, Индонезия, Пакистан һәм Фәләстин экспертлары катнашында «Яңа глобаль проблемалар контекстында иҗтимагый иминлекне ныгытуда фәннең роле» темасына панель сессия белән дәвам итте. Модератор булып КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев чыгыш ясады.

«Без моңарчы күрелмәгән глобаль проблемалар чорында яшибез, һәм шундый сорау туа: фән бу проблемаларны аңларга гына түгел, бәлки тормышны яхшыртырга да ничек ярдәм итә ала, ягъни без фәнни нәтиҗәләрнең безнең тормышта ничек кулланыла алуы турында сөйлибез», – диде ул.

Дискуссия барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: иҗтимагый иминлек нигезе буларак сәламәтлек; җәмгыятьнең тотрыклы үсеше факторы буларак белем бирү; шәһәрлеләрнең уңайлылыгы өчен экоинжиниринг һәм энергия нәтиҗәлелеге; халыкны табигый гадәттән тыш хәлләрдән яклау. Спикерлар хезмәттәшлекнең дисциплинаара кирәклеге, яшьләрне фәнни проектларга җәлеп итү ысуллары турында да сөйләштеләр.

Конгресста күпсанлы катнашучылар арасында – Нигериядән килеп КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты (ИГиНГТ) магистратурасында белем алучы Абдулмумин Абдуллаһ Ибраһим да бар. Студент нефть чыгаруның геологик методикаларына багышланган доклад тәкъдим итәчәк.

“Мондый чараларда үз идеяләрең турында белдерү мөһим. Монда файдалы танышлар булдырырга һәм кыйммәтле фәнни тәҗрибә алырга мөмкин”, – диде югары уку йорты матбугат хезмәтенә ИГиНГТ магистранты.

Пакыстаннан Мөбәшрә Әнис мәгариф технологияләре турында сөйләячәк.

“Мин 2022 елда ИХО илләренең Беренче яшьләр фәнни конгрессында катнаштым. Ул вакытта мин Казан мәдәнияте белән таныштым, аеруча миңа Кол Шәриф мәчете ошады. Һәм мин монда, шул исәптән бу шәһәрне яңадан күрү өчен дә килдем”, – диде ул.

Чараны Казан университеты, COMSTECH һәм А.М. Горчаков исемендәге гавами дипломатиягә ярдәм фонды һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә яшьләр дипломатиясе академиясе оештырды. Секцияләрдә эш иртәгә дәвам итәчәк.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова