Ул Александр Ступишинга багышланган.
Казан университеты тарихы музеенда «Идел буе географы» күргәзмәсе ачылды. Ул Казан университетының күренекле галиме һәм профессоры Александр Ступишинның тууына 110 ел тулуга багышланган.
Күргәзмәдә А.Ступишинның нәсел дәвамчылары тарафыннан бирелгән шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Алар арасында фотосурәтләр, монографияләр, мәкаләләр, хезмәттәшләренең һәм укучыларының китаплары.
Александр Владимирович Ступишин 1912 елның 26 июнендә Псковта туган. 1931 елда мәктәпне тәмамлый, Казан университетының геология факультетының географик бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлаганнан соң физик география кафедрасы ассистенты булып эшли. 1951 елның сентябреннән башта вакытлыча, аннары даими нигездә 1982 елга кадәр физик география кафедрасы белән җитәкчелек итә.
Карстларны өйрәнүче әйдәп баручы белгеч буларак, ул Татарстан һәм Идел буе географиясен өйрәнүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Аның физик-географик районлаштыру, республиканың табигый шартларына һәм хуҗалыгына характеристика биргән хезмәтләре киң даирә тикшеренүчеләр һәм практиклар өчен өстәл китабы булып тора.
“Бу картиналар, рәсем сәнгате, графикалар күргәзмәсе генә түгел, бу Ступишинның тормышы турындагы күргәзмә. Безнең төп бурыч – галимне күпкырлы табигате аша якынайту. Александр Владимирович фотография белән мавыккан, шуңа күрә биредә үзе ясаган фотоларны күрергә мөмкин “, – дип сөйләде күргәзмә ачылышында КФУ музейлар дирекциясе директоры Светлана Фролова.
Аның фәнни мәнфәгатьләренең тагын бер өлкәсе – география үсеше тарихын өйрәнү һәм илебез галимнәренең географик ачышларда өстенлеген билгеләү. Ул геолог Н.А. Головкинский, Император Казан университетының беренче ректоры, батометр төзүче И.Ф. Яковкин, Камчатканы өйрәнүче С.П. Крашенинников, сейсмологиягә нигез салучы И.В. Мушкетов, диңгезче, мәрҗән утрауларының килеп чыгышы турындагы теорияне булдыручы Ф.Ф. Беллинсгаузен турында фәнни хезмәтләр яза.
«Мондый чаралар студентларны тәрбияләү өчен хезмәт итәргә тиеш. Минемчә, бүгенге күргәзмә нәкъ менә шуңа юнәлтелгән. Казан университетының бөек галимнәре тарихын студентлар даирәсендә алга этәрү өчен мондый экспозицияләрнең интернет-версиясен булдырырга мөмкин”, – дип уртаклашты күргәзмәгә килүче Сергей Черезов.
Александр Ступишин искиткеч лектор, педагог, фәнни җитәкче була. Ул егермедән артык фән кандидаты әзерләгән. Аның укучылары арасында В. М. Широков, А. М. Трофимов, А. Г. Мусин, А. В. Миронов, Н. Т. Родионов һ.б. кебек зур галимнәр бар.
Күргәзмә 2022 елның 15 гыйнварына кадәр эшли (Кремль ур., 18).
Автор: Анна Зинченко, фото: Алиса Черкасова