КФУда җиңүчеләре магистратурага бюджетка укырга керә алачак олимпиада башлануы турында игълан иттеләр

Анда бакалавриат һәм белгечлек чыгарылыш курс студентлары катнаша ала.

2026 елда магистратурага керүчеләр өчен федераль университетлар олимпиадасының 9 нчы сезонының сайлап алу этабына теркәлү дәвам итә. Җиңүчеләр һәм призерлар югары уку йортына керү сынауларыннан башка гына кабул ителү хокукына ия булачаклар. Интеллектуаль ярышны оештыруда катнашучылар арасында Казан федераль университеты да бар.

Олимпиадада бакалавриат һәм белгечлекнең чыгарылыш курслары студентлары катнаша ала. Ул гомуми трек һәм чит ил гражданнары өчен магистрлык әзерлеге программаларына туры килә торган 80нән артык юнәлеш буенча уздырыла. Катнашу өчен юнәлешләр саны чикләнмәгән, һәркем өчен – бер омтылыш һәм уңайлы онлайн-форматта тест узуга бер сәгать бирелә.

Теркәлү һәм сайлап алу этабын узарга, шулай ук регламент белән 26 гыйнварга кадәр олимпиада сайтында танышырга мөмкин. Йомгаклау этабы февральдә узачак, ә март аенда нәтиҗәләр игълан ителәчәк.

Җиңүчеләрнең һәм призерларның нәтиҗәләре интеллектуаль ярыш юнәлешенә туры килә торган магистрлык әзерлеге юнәлешенә һәм программасына федераль университетларга кергәндә кабул итү кагыйдәләре нигезендә исәпкә алына. Бу хокуктан олимпиадада катнашу елының кабул итү кампаниясе чорында файдаланырга мөмкин булачак.

“КФУ әлеге ярышны оештыруда катнаша. Чыгарылыш курс студентларыбыз өчен бу керү сынауларыннан тыш магистратурага укырга керү өчен тагын бер мөмкинлек, өстәвенә олимпиада Казан федераль магистратурасында белем бирүнең төп юнәлешләре буенча уздырыла», – дип хәбәр итте университетның сәләтле укучылар белән эшләү үзәге директоры Диләрә Муравьева.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тиздән «МагистриУм» олимпиадасының йомгаклау туры узачак, ул шулай ук вузга бюджет формасына укырга керергә мөмкинлек бирә.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, автор фотосы