Тантаналы утырышта Казан университетында рутений ачылуның 180 еллыгына багышланган лекция укылды.
Казан федераль университетында А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты Гыйльми советының тантаналы утырышы узды. Ул институтның 95 еллыгына багышланган иде.
Анда КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова, КФУның комплекслы иминлек буенча проректоры Ришат Гузейров, А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты (ИОФХ) җитәкчесе Андрей Карасик, ИОФХ фәнни җитәкчесе Олег Синяшин, бу институтның фәнни эш буенча җитәкче урынбасары Айрат Хаматгалимов, эре компанияләр, вуз һәм фәнни-тикшеренү институты вәкилләре катнашты.
Чараны ачып, Химия институты директоры Марат Җиһаншин аны төзү тарихы турында сөйләде.
Казан университетының физика-математика факультеты каршында А.М. Бутлеров исемендәге Фәнни-тикшеренү химия институтын оештыру турындагы карар 1928 елда чиста һәм гамәли химия буенча V Менделеев съездында кабул ителә. Институт 1929 елның 1 октябрендә РСФСР халык комиссарлары Советы карары белән оеша. 2003 елда Казан университетының Гыйльми советы карары нигезендә А.М. Бутлеров исемендәге фәнни-тикшеренү химия институты һәм югары уку йортының химия факультеты кушылу нәтиҗәсендә А.М. Бутлеров исемендәге химия институты барлыкка килә. Хәзерге вакытта КФУның Химия институты – Россиянең әйдәп баручы фәнни-мәгариф үзәге.
КФУның мәгариф эшчәнлеге буенча директоры Екатерина Турилова үз чыгышында дөнья фәне үсешенә зур өлеш керткән Казан химия мәктәбенең уникальлеге турында сөйләде.
“Иң мөһиме, бездә әйләнә-тирә вәзгыятькә бәйсез рәвештә үзләренә ошый торган эшне яхшы эшли торган кешеләр бар”, – диде ул.
Аннары М.Җиһаншин институт тәкъдим итеп, чыгыш ясады. Ул фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр турында сөйләде, 2023 елда Химия институты базасында КФУ җитәкчелеге ярдәме белән нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өчен гетероген катализаторлары производствосы барлыкка килүен билгеләп үтте.
«Шушы көннәрдә генә суперконструкцион полимерлар нигезендә композицион материаллар җитештерү буенча беренче линия эшли башлады. Бу материаллар 300-400 градус температурада уңышлы эшләп килә һәм заманча технологияләргә ихтыяҗ зур», – диде ул.
Марат Җиһаншин шулай ук 180 ел элек Казан университетында Карл Клаус рутенийның яңа химик элементын ачкан, дип хәбәр итте.
Бөек галимгә багышланган лекция белән директорның тәрбия һәм социаль эш буенча урынбасары, КФУ Химия институтының аналитик химия кафедрасы доценты Анна Гедмина чыгыш ясады. Шуннан соң Химия институтының 3 нче курс студенты Владимир Ефимов музыкаль уен коралында уйнап, К. Клаус гравюраларыннан төзелгән видеорәт тәкъдим итте.
Институт хезмәткәрләрен һәм студентларын котларга «Сибур» Россия нефть химиясе холдингы, «Аммоний» АҖ, «Протон» ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар килгән иделәр.
Бәйрәм “Протон” ҖЧҖнең сатулар бүлеге җитәкчесе, Химия институтын тәмамлаган Александр Ефремов башкаруында химиклар гимны белән тәмамланды.
Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова