КФУда грипптан вакцинация башланды

18 октябрьгә кадәр университетның төп бинасында прививка ясатырга мөмкин.

Казан федераль университетында студентларны һәм хезмәткәрләрне грипптан бушлай вакцинацияләү башланды. Көн саен 18 октябрьгә кадәр 9-13 сәгатькә кадәр КФУ Университет клиникасының күчмә бригадасы югары уку йортының төп бинасында иммунизация оештырачак.

Вакцинация “Совигрипп” гриппка каршы вакцинасы белән тормышка ашырыла.

Грипп – ул йогышлы авыру, аның белән теләсә кайсы кеше авырый ала. Күпчелек кешеләр гриппны җиңел кичерә, ләкин кайберәүләр аны авыр уздыра, хәл үлемгә кадәр барып җитәргә мөмкин. Грипп вакытында булган хроник авырулар кискенләшә, моннан тыш, ул төрле өзлегүләргә китерергә мөмкин.

Вакцинация грипп өзлегүләрен профилактикалауның иң нәтиҗәле чараларыннан берсе санала. Вакцинаның составы ел саен үзгәрә, аларда хәзерге вакытта циркуляцияләүче грипп штаммалары кертелә. Быел – «Совигрипп» составында – өч штамм: ике A грипп вирусы һәм бер штамм B грипп вирусы, дип хәбәр итте КФУ Университет клиникасының эпидемиология бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог Татьяна Шляпченкова.

“Вакцина беренче ел гына кулланылмый, үзен яхшы яктан күрсәтте”, – ди табиб.

Т. Шляпченкова әйтүенчә, иммунизация узу өчен бердәнбер шарт – сәламәт булу, кискен авыру билгеләре һәм хроник авыруның кискенләшү билгеләре булмау, нормаль температура булу.

“Прививкадан соң прививка урынына су тидермәскә һәм 2-3 көн бассейнга, мунчага йөрмәскә; физик нагрузкаларны чикләргә; туңмаска һәм арымаска тәкъдим ителә”, – диде КФУ униклиникасының эпидемиология бүлеге мөдире. Вакцинациядән соң үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында тулырак мәгълүматны процедура вакытында табиб сөйләячәген билгеләп үтте.

Казан федераль университеты студентлары, (шул исәптән чит ил гражданнары), аспирантлар, ординаторлар хезмәткәрләр дә грипптан вакцинация уза ала.

Теләге булучыларга  Кремль ур., 18, 0015 номерлы кабинет (көнчыгыш канатның цоколь каты) адресы буенча КФУның төп бинасына килергә кирәк. Үзең белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы, СНИЛС булуы кирәк.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Максим Зарецкий