КФУда гриппны дәвалауның яңа стандарты турында сөйләделәр

Табиб беркетмәнең пациент куркынычсызлыгына һәм антибиотикларга каршы торучанлыкка юнәлдерелгән төп үзгәрешләрен аңлатты.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы гриппны диагностикалау һәм дәвалауның яңа стандартын раслады. Казан федераль университетының Университет клиникасы табибы-клиник фармакологы Людмила Кулагина фикеренчә, документ Россия клиник киңәшләренә дәлилле медицина принципларын акрынлап кертүне чагылдыра.

Төп үзгәрешләрнең берсе – өзлегүләрсез гриппны дәвалау беркетмәсеннән антибиотиклар һәм диуретиклар (сидек кудыру чаралары) төшереп калдыру.

“Югары температура фонында сыеклык азая, ә диуретиклар кабул итү канның тагын да куера баруына китерә. Нәтиҗә буларак, кан тамырларында тромбозлар барлыкка килүе ихтимал. Сидек кудыру чараларын билгеләү аркасында  калийны югалту төрле мускулларның эше бозылуына, йөрәк мускулларының ярсынучанлыгын арттыруга кадәр китерергә мөмкин,  ә бу – яшәүгә куркыныч янаучы экстрасистолалар, ашказаны тахикардиясе һәм йөрәк алды фибрилляциясе белән куркыныч», – дип сөйләде Людмила Кулагина.

Яңа стандарт терапия дәвамлылыгына индивидуаль якын килүне беркетә.

“9 көн – уртача күрсәткеч, һәм, әлбәттә, табиб чыгару турында карар кабул иткәндә, пациентның торышына индивидуаль якын килергә, аны әргә тиеш”, – дип ассызыклады белгеч.

Яңа беркетмә структурасына консультацияләр өчен табиб-белгечләрне мәҗбүри җәлеп итү өстәлгән.

“Табиб-белгечләрне кертү аларның профиле буенча өзлегүләрнең үсеше белән бәйле. Бу үпкә ялкынсынуы, миокардит, перикардит, менингит, менингоэнцефалит. Шулай ук авыруның үзе һәм билгеләнгән фармакотерапия фонында кан формуласының үзгәрүе», – дип аңлатты Людмила Кулагина.

Акушер-гинекологны җәлеп итү йөкле пациенткаларны күзәтү өчен генә түгел, ә бу табибка сирәк йөрүче хатын-кызлар өчен профилактик чара сыйфатында да кирәк.

Стандарт күрсәткәнчә, антибиотиклар грипп вирусына тәэсир итми, һәм аларны куллану бары тик исбатланган бактериаль өзлегүләр булганда гына аклана. Мондый халәтләрне төгәл диагностикалау өчен беркетмә биохимик маркерлар куллануны таләп итә.

“С-реактив аксым яки прокальцитонинга тикшерү бары тик бактериаль инфекция рәвешендәге өзлегүгә шик булганда гына үткәрелә. Шул ук вакытта пациентның хәле, канның гомуми анализы күрсәткечләре, лейкоформуладагы үзгәреш бәяләнә. Бактерияләрнең антибиотикларга каршы торучанлыгы үсә барган шартларда антибактериаль терапия билгеләүгә җентекләп якын килергә кирәк. Бу фаразланган яки микробиологик тикшеренү аша расланган бактериаль инфекция булырга тиеш”, – дип шәрехләде эксперт.

Л.Кулагина фикеренчә, яңа стандарт заманча медицинаның фундаменталь принципларына юнәлтелгән.

“Терапиянең төп критерийлары – нәтиҗәлелек һәм куркынычсызлык. Гриппны дәвалау куркынычсызрак булды, һәр пациентка индивидуаль якын килү мөмкинлеге киңәя”, – дип йомгаклады ул.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Юлия Акмурзина