КФУ галимнәре гало (һалә) барлыкка килүнең өч сәбәбен атадылар

Бу көннәрдә республикада тәэсирле оптик күренеш күзәтелде.

Бу көннәрдә Татарстан халкы кояш тирәсендә көчле тәэсиргә ия яктылык каймасын – галоны (һалә) күзәтте. Бу күренеш турында тулырак мәгълүмат – КФУның медиакоммуникацияләр үзәге материалында.

“Республика халкы күзәткән гало (һалә) – уртача киңлекләр өчен сирәк күренеш түгел. Ул түбән температуралар фонында дымлы һава массасын күрсәтә. Моңа нормадан 9 градуска салкынрак булган төньяк агымнары арктик һава массасының безгә килүе ярдәм итте, ягъни гыйнварның беренче декадасында тәүлекнең уртача температурасы – 19 градус тәшкил итте. Хәзер без иң түбән температура күзәтелгән кыш уртасында. Шул ук вакытта бу күренеш алга таба да кабатланырга мөмкин. Аны югары атмосфера басымы һәм һава торышының антициклон характеры сәбәпле күрергә мөмкин булды”, – дип аңлатты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты, Экология һәм табигатьтән файдалану институтының халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары Тимур Әүхәдиев.

Физика институтының гомуми физика кафедрасы доценты Рөстәм Дәминов КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә оптик күренеш күзәтелергә мөмкин булган өч төп шартны атады:

“Бу салкын, болытсыз көн һәм һаваның югары дымлылыгы. Дымлылык югары булганда энәләр, алты кырлы призма формасында кечкенә боз кристаллчыклары һәм һавада тәртипсез очкан, кар бөртегенә караганда кечерәк пластинкалар барлыкка килә. Кояш яктысы, кристаллчыкларның көзге сыман кырларында чагылып, әйләнә-тирәгә эләгә. Кристаллчыклар үзләре күренми, ә менә алардан чагылган яктылыкны без сизәбез. Алар Кояш тирәли дуга сыман кәкре яки түгәрәк хасил итеп барысы 360 градуска әйләнә. Болар барысы да геометрик оптика законы белән аңлатыла”.

Галоны (һалә) елның теләсә кайсы вакытында күзәтергә мөмкин, әмма бу еш кына салкын вакытта була. Галоның бик күп төрләре бар, ләкин аларның барысы да нигездә күбесенчә тропосфераның 5-10 км биеклектә өске катындагы каурыйсыман болытлардагы бозлы кристалларга бәйле.

“Ай һаләсенә килгәндә, бу оптик күренешне Айның алкасы дип атыйлар (ай алкалары). Атмосферадагы бу оптик күренеш тулы Ай вакытында аяз салкын төндә күзәтелә”, – диде физик.

Моннан тыш, галоны төнлә фонарьлар өстендә яктылык баганалары рәвешендә күрергә мөмкин.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, Лариса Бусиль, фото: Александр Алпаткин, ТАСС