Югары уку йорты институтлары мәйданчыкларында 26 декабрьгә кадәр документаль фәнни фильмнар күрсәтеләчәк.
Актуаль фәнни кино фестивале кысаларында Казан федераль университетында Фәнни кино көннәре уза.
КФУның Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге идарәсенең студентларныж фәнни-тикшеренү эшлщрен һәм конкурсларын оештыру бүлеге башлыгы Айдар Хәйдәров хәбәр иткәнчә, кино күрсәтүләр 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
“Актуаль фәнни кино фестивале (ФАНК) – ул Россия фәнни һәм фәнни-популяр кинофильмнар фестивале. Ул Россия Фән һәм югары белем министрлыгы, Россия Мәдәният министрлыгы һәм Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Фестиваль командасы авторлык документаль фильмнарын сайлап ала һәм үзләре тарафыннан төзелгән каталогны фәнни кино көннәре кысаларында кызыклы картиналар күрсәтүләрне оештырырга теләгән югары уку йортларына һәм фәнни-мәгариф учреждениеләренә җибәрә. Бу масштаблы агарту проекты фән һәм технологияләр турында авторлык документаль киносын, фәнни стендаплар, лекцияләр һәм дискуссияләрне берләштерә», – дип сөйләде Айдар Әдибович.
КФУда беренче тапкыр Фәнни кино көннәре 2015 елда узды.
“Бу фестивальнең үзенчәлеге шунда, укытучылар лекцияләрен кино күрсәтү белән тулыландыра ала, ә аннары студентлар белән бергә күргәннәре турында фикер алышырга мөмкин. ФАНК ел саен бөтен ил буйлап сентябрьдән декабрьгә кадәр уза. Быел Фәнни кино көннәре 15 октябрьдән 26 декабрьгә кадәр Казан, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләрендәге КФУ мәйданчыкларында узачак. Һәр структур бүлекчә кызыксындырган тематика буенча фильмнарны мөстәкыйль сайлый. Традиция буенча кино күрсәтүләр университет белгечләрен җәлеп итеп дискуссияләр һәм фикер алышулар белән тәмамлана”, – дип аңлатты А.Хәйдәров.
Быел фестиваль программасында 22 авторлык документаль фильмы бар. Тәкъдим ителгән кинокартиналар арасында 13е чит илнеке һәм 9ы Россиянеке.
Бүген КФУның Психология һәм мәгариф институтында «Педагогик белем» («Мәктәпкәчә белем бирү» профиле) юнәлеше буенча 2 курс студентларына «Философлар мәктәбендә» (режиссер Фернанд Меглар, Швейцария) фильмы күрсәтелде.
“Психология һәм мәгариф институты ел саен Фәнни кино көннәрен үткәрүдә актив катнаша. Бу безнең институтта өченче кино күрсәтү, алдагы ике фильм 15 һәм 17 октябрьдәкүрсәтелде, барлыгы алар биш булачак. Быел без ике фильм сайладык, шуларның берсе – Германия режиссеры Аннабет Якобсен, ә икенчесе – “Философлар мәктәбендә”, менталь инвалидлыгы булган балаларның социаль адаптациясе турында сөйләнә. Бүген мөмкинлекләре чикләнгән балалар махсуслаштырылган мәктәпләрдә генә түгел, урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә дә белем ала, һәм педагоглар бу категория балалар белән эшли белергә тиеш», – диде Психология һәм мәгариф институтының фәнни һәм халыкара эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Эльвира Галимова.
Фильм күрсәтелгәннән соң аның турында фикер алышу булды. Эксперт буларак Психология һәм мәгариф институтының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы доценты Вероника Веретенникова чыгыш ясады.
“Философлар мәктәбендә” – мәктәпкә керә торган биш үзенчәлекле баланың тормыш тарихын сөйли торган бик катлаулы фильм. Анда менталь инвалидлыгы булган балаларны җайлаштыру белән шөгыльләнә торган квалификацияле педагоглар эше яхшы күрсәтелгән. Фикер алышуда без бу белгечләрнең эшенә игътибар иттек», – дип уртаклашты В.Веретенникова.
Психология һәм мәгариф институты студенты Гөлшат Галимова фикеренчә, кинокартина кабул итү өчен катлаулы булса да, бик дулкынландыргыч.
“Документаль фильм күбрәк аутистик спектр тайпылышлары булган балалар белән эшләүче ата-аналар һәм белгечләр өчен каралган, – ди Гөлшат. – Анда һәр баланың тарихы күрсәтелгән, ата-аналарның үз балалары өчен борчылулары күренеп тора. Балалар җайлашу үзәгенә килгәндә, хаос булды, алар үз-үзләрен тота белмәделәр. Педагоглар белән эшләгәннән соң, сабыйлар тынычрак була башлады. Ата-аналар үз балаларының үсешендә алга китешкә шатланган. Балаларның социумга ничек җайлашуы сюжетта яхшы күрсәтелгән, анда балалар белгечләр белән кибет буйлап йөри һәм азык-төлек сайлый. Миңа фильм ошады. Мин үзенчәлекле балаларның ата-аналары нинди түземлеккә ия булырга тиешлеген һәм шундый балаларга алар җайлаша һәм тулы канлы тормыш белән яши алсын өчен күпме игътибар бирергә кирәклеген аңладым, моңа хокук һәркемдә, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларда да бар”.
Фәнни кино көннәре кысаларында КФУ вәкилләре физика һәм химия, социология һәм психология, тарих һәм экология һәм башка темаларга багышланган 17 кино караячак. Күрсәтүләр расписаниесе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Автор: Лариса Бусиль, фото: Алиса Черкасова