Экспозиция 2 декабрьгә кадәр, 8.00-17.00 гә кадәр эшләячәк.
Казан федераль университетында “Фәнне сурәтлә!” бөтенроссия фотоконкурсы финалистлары күргәзмәсе ачылды. Икенче уку корпусының мәрмәр залында (Кремль ур., 35) 2022 елның иң яхшы 50 фәнни сурәте куелган.
Күргәзмә КФУ тарафыннан «Фән» телеканалы белән берлектә төзелде.
Экспозиция сурәтләре арасында махсус җиһазлар, макро- һәм микросъемка технологияләре кулланып башкарылган фотоэшләр тәкъдим ителгән (мәсәлән, күп тапкырлар зурайтылган мүкнең спора ясаучы тартмасы да, гади пластик пакет та). Авторларның фотообъективына галимнәр эше, кызыклы фәнни экспериментлар, табигать матурлыгы – диңгез арысланы фотосы, Архыздагы Киек каз юлы фотолары, бозлык итәгендә автоном метеостанция мәгълүматларын уку процессының фотосы һәм башкалар эләккән.
“Бүген кешелек дөньясы, Җир планетасы киләчәге сурәтләнгән бик күп фантастик романнар, хикәяләр языла, әмма табигать безгә шулкадәр шаккаткыч нәрсә әзерләгән ки, галимнәрнең үз приборлары призмасы аша күргәннәрен бер генә фантаст та тасвирлый алмый, – диде күргәзмәне ачу тантанасында КФУның беренче проректоры Дмитрий Таюрский.
Ул билгеләп үткәнчә, табигать фәннәре белән шөгыльләнүче галимнәр табигать гүзәллекләрен микро-, мезо-, нанодәрәҗәдә күрә ала. Бу, шул исәптән, яшьләрне фәнгә барырга этәрә.
“Фотокүргәзмә – без “Фән” телеканалы белән гамәлгә ашыра торган күп санлы проектларның берсе. Планнарда – киң җәмәгатьчелек өчен фәнни-популяр тапшыруларның уртак циклын эшләтеп җибәрергә», – дип, КФУның икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин “Фән” белән хезмәттәшлек планнары турында уртаклашты.
Якын арада Казан федераль университеты хезмәткәрләре арасында да фәнни фотографияләр конкурсы игълан ителәчәк. Бу проект өстендә эш инде алып барыла. Бу хакта КФУ проректорлары сөйләде.
Физика институтының Биомедицина һәм материаловедениенең фундаменталь бурычларын хәл итү өчен күпфункцияле наноструктуралар һәм фотоника кристаллары фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре күргәзмәдә катнашкан Максим Пудовкин яшь тикшеренүчеләр өчен күргәзмәнең әһәмиятен билгеләп үтте.
“Хәзерге фән һәр процессны визуализацияләргә омтыла. Элек фәнни мәкаләдә графиклар һәм аклы-каралы рәсемнәр булу иң яхшысы иде. Заманча мәкаләнең дәрәҗәсе башка – галимгә аның нәрсә өстендә эшләвен схематик рәвештә сурәтләргә, яки бу процессны яхшы итеп фотога төшерергә кирәк. Экспозиция яшь галимнәрне күпкә презентабельле мәкаләләр язарга илһамландырыр дип ышанам”, – дип сөйләде галим КФУның медиакоммуникацияләр үзәге хәбәрчесе белән әңгәмәдә.
“Фәнне сурәтлә!” күргәзмәсенә керү бушлай. КФУ студентлары һәм хезмәткәрләре экспозициягә пропуск һәм студент билетлары буенча керә алачак, гражданнарның башка категорияләре университет сайтында керү кагыйдәләре белән таныша ала.
Күргәзмәнең кураторы КФУның Перспективалы үсеш үзәгенең репутация һәм репутацион маркетинг идарәсе бүлеге.
«Фәнне сурәтлә!» конкурсы Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә 2017 елдан бирле «Фән» телеканалы тарафыннан үткәрелә, анда профессионаллар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала. Быел фотоконкурска 2,5 мең эш керде, 500гә якын автор катнашты. Уникаль кадрлар традиция буенча матурлыгы белән гаҗәпләндерә һәм фәнне төрле яктан күрсәтә.
Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Алиса Черкасова