Фәнни дәрәҗә бирелү турындагы дипломга 16 кеше лаек булды.
Казан федераль университетында тантаналы рәвештә фән докторларына һәм кандидатларына дипломнар тапшырылды.
“Бүген без яңа галимнәр барлыкка килү белән горурланабыз. Моның Татарстан Республикасындагы Фәнни-технологик үсеш елында булуы бигрәк тә сөенечле. Әлбәттә, сезнең фәнни тикшеренүләрегезне дәвам итүегезне һәм диплом яки премия алу өчен, бу залга тагын килүегезне теләр идем”, – диде яңа фән докторлапрын һәм кандидатларын котлап КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский.
Диплом алучылар арасында Дәүләт гуманитар-технология университеты (Орехово-Зуево шәһәре) ректоры Галина Скударева да бар иде.
«Фән буенча проректор кулыннан мин бүген тантаналы шартларда педагогика фәннәре докторы дипломы алдым. Фәнни дәрәҗә миңа социаль партнерлык шартларында һөнәри белем бирүгә кадәрге чор проблемасына багышланган фундаменталь тикшеренүләр өчен бирелде. Тема бүген аеруча актуаль. Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов тарафыннан 5000 педагогик сыйныф оештыру бурычы куелды, алар Россиянең педагогик кадрларын тулыландыруга хезмәт итәчәк. Бездә Дәүләт гуманитар-технологик университетында эксперимент 7 ел дәвамында алып барыла, һөнәри педагогик белем бирүнең педагогик системасы булдырылды, – дип уртаклашты Г.Скударева.
КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының “Генные и клеточные технологии” фәнни-тикшеренү лабораториясенең кече фәннит хезмәткәре Эльвира Әхмәтҗанова әйтүенчә, ул диссертацияне яклауга бик озак килгән һәм, ниһаять, биология фәннәре кандидаты дипломын алуына бик шатланган.
“Минем кандидатлык диссертациясе арка миенең төрле авырлыктагы имгәнүләре һәм посттравматик чорда микроглия күзәнәкләренең үз-үзен тотышындагы үзгәрешләрне ачыклауга багышланган”, – дип хәбәр итте ул.
КФУның Юридик факультетын тәмамлаучылар ассоциациясе рәисе, “Ялилов һәм партнерлар” юридик фирмасының идарәче партнеры Айнур Ялилов юридик фәннәр кандидаты дипломына ия булды.
“Минем фәнни тикшеренү һәм гамәли эшчәнлек темасы – төзелеш өлкәсендә шартнамәчел конструкцияләр. Мин 12 ел төзелеш-подряд бәхәсләрен хәл итү өлкәсендә эшлим, Татарстан Республикасында Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләр берлеге каршындагы Арбитраж үзәге офисы җитәкчесе булып торам. Без, шул исәптән, хуҗалык субъектлары арасында төзелеш-подряд бәхәсләрен карыйбыз. Әйтергә кирәк, бу өлкәдә күп кенә проблемалар тупланды. Фәнни тикшеренүләр барышында мин Бөекбритания, АКШ һәм БРИКСның кайбер илләре тәҗрибәсенә мөрәҗәгать иттем һәм нигездә хокукый җайга салуның шартнамәгә нигезләнүен ачыкладым. Килешүне җайга салу бөтенләй башка дәрәҗәгә куелган, – унификацияләнгән проформалар кулланыла. Бу документ пакетлары берләштерелгән әзер килешү материалы булып тора “.
А. Ялилов диссертациясендә проблематиканы тикшергән һәм Россия практикасына унификацияләнгән проформаларны кертү өчен фәнни база әзерләгән.
“Минем докторлык диссертациясе нефть компанияләре белән тышкы санкцион басым шартларында тармак идарәсенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм экосистемалы якын килү позициясеннән энергетика күчеше мәсьәләләренә багышланган. Диссертациядә дәүләт энергетика сәясәтен гамәлгә ашыру процессын гармонизацияләү максатларында төп тармак стейкхолдерларының коллектив стратегияләрен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру мөһимлеге күрсәтелгән», – дип сөйләде КФУ ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институтының белем бирү эшчәнлеге буенча директор урынбасары Дмитрий Роднянский.
Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова, Тамара Молканова