КФУда дүрт мәйданчыкта “Җиңү диктанты” язачаклар

Халыкара патриотик акция 45 илдә узачак.

27 апрельдә бишенче тапкыр «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясе узачак. Казан федераль университетында теләүчеләр дүрт мәйданчыкта патриотик тест яза алачак.

Җиңү диктанты 12.00 сәгатьтә башлана. Масштаблы акциядә мәйданчыкларның берсенә барып яки диктантпобеды.рф сайты аша онлайн да катнашырга мөмкин. Акциядә катнашучыларга 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы турында 25 сорауга җавап бирергә кирәк. Барысын да дөрес һәм тизрәк эшләүчеләргә Кызыл мәйданда узачак Җиңү парадына билетлар тапшырачаклар.

Татарстанда Җиңү диктанты язу өчен 200 гә якын мәйданчык ачылачак. Иң төп мәйданчык – ТР Милли китапханәсе.

Казан федераль университеты берьюлы дүрт мәйданчык ача. Яшьләр сәясәте департаментының патриотик тәрбия һәм хокук бозуларны профилактикалау бүлеге башлыгы Ольга Мысовская хәбәр иткәнчә, акциягә Психология һәм мәгариф институты (М.Межлаук ур., 1), Халыкара мөнәсәбәтләр институты (Сул як Болак ур., 44), Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан ур., 2), шулай ук Юридик факультет (Кремль ур., 18) аудиторияләренә килеп кушылырга мөмкин булачак. Аудиторияләрнең гомуми сыйдырышлылыгы 250 кеше тәшкил итә.

“Җиңү диктанты бик мөһим чара булып тора. Ул Бөек Ватан сугышы тарихы белемнәрен тикшерү өчен генә түгел, акциядә катнашучыларның барысын да берләштерү өчен дә үткәрелә. Безнең иминлек күбесенчә безнең никадәр бердәм булуыбызга, үзебезнең тарихи үткәнебезне хөрмәт итүебезгә һәм геройларның батырлыгы турында истәлекне ничек саклавыбызга бәйле”, – диде Ольга Мысовская.

Диктант биремнәре беренче тапкыр алты чит телгә: кытай, серб, испан, немец, француз һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителәчәк. Җиңү диктанты мәйданчыклары саны алдагы елларга караганда күбрәк, диде “Тарихи хәтер” партпроекты координаторы, Россия Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе Александр Хинштейн.

Диктантка Нюрнберг процессы турында сораулар да керәчәк. Төп темалар булып Кызыл армиянең Сталинград һәм Курск сугышында җиңүе, Донбассны немец-фашист оккупациясеннән азат итү һәм Ленинград блокадасын өзү торачак.

“Җиңү диктанты” халыкара тарихи акциясе мәктәп укучыларында, яшьләрдә, Россия һәм чит ил гражданнарында илебезнең героик үткәне вакыйгаларына кызыксыну уятырга, тарихыбыз буенча белемнәребезне тикшерергә, бабаларыбызның онытылган батырлыклары турында яңа мәгълүмат белергә мөмкинлек бирәчәк. Акцияне Бердәм Россия партиясе, Россия тарихи җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте оештыра.

Автор: Кристина Иванова