КФУда чүлмәк ясау остаханәсе барлыкка киләчәк

Анда татар милли колориты булган сувенир эшләнмәләр җитештереләчәк.

 

Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының педагогика кафедрасы асспиранткасы,  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (ИФиМК) татаристика һәм мәдәниятне өйрәнү кафедрасы өлкән укытучысы Лилия Зарипова «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсының III чиратында җиңүчеләр рәтендә. Аның “Тылсым”  чүлмәк ясау остаханәсен төзү буенча бизнес-проекты 1 миллион сум откан.

Л. Зарипова конкурста үз эшләнмәләрен «Креатив индустрия»  юнәлешендә тәкъдим итте.

“Тылсым” проекты татар милли колоритлы төрле декоратив һәм бизәнү әйберләре, сувенир продукция әзерләүне, шулай ук олылар өчен чүлмәк ясау сәнгате буенча курслар, балалар өчен  осталык дәресләре уздыруны күздә тота. Моннан тыш, әлеге остаханә уку процессында кулланылачак, биредә ” Сынлы сәнгать һәм чит (инглиз) тел” профиле буенча белем алучы укучы ИФиМК студентларында гамәли дәресләр узачак, – дип сөйләде проект авторы Лилия Зарипова.

Аның әйтүенчә, проект җитәкчесе булып  ИФиМКның татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү кафедрасы доценты, КФУ декоратив-гамәли иҗат студиясенең сәнгать җитәкчесе, чүлмәк эше буенча белгеч Гөлназ Әхмәтшина тора. Аның белән беррәттән остаханәдә дәресләрне югары уку йорты укытучылары – декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендәге белгечләр, шулай ук чакырылган осталар үткәрәчәк.

“Хәзер ИФиМКда студентларны чүлмәк ясарга өйрәтә торган кечкенә генә кабинет бар. Остаханәне башка, яктырак һәм иркенрәк бүлмәдә урнаштыру, булган чүлмәк ясау җиһазларын шунда күчерү планлаштырыла. Грант акчасына заманча җиһазлар һәм чыгым материаллары сатып алыначак. Моннан тыш, акчаларның бер өлешен без рекламага, остаханә сайтын булдыруга, шулай ук чүлмәк осталыгы буенча авторлык курсларын эшләүгә тотарга планлаштырабыз”, – дип уртаклашты проект авторы.

Грант бер елга исәпләнгән, бу вакыт эчендә лаборатория үз нәтиҗәлелеген күрсәтергә тиеш. Л.Зарипова әйтүенчә, «Тылсым» остаханәсе продукциясенә заказ бирүчеләр дигәндә,Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы, КФУ, «Татмедиа» АҖ, Халыклар дуслыгы йорты, «Сертификат Сервис» ҖЧҖ, «СВ Агро торговля» ҖЧҖ күздә тотыла.

«Без, чүлмәк ясау эшендә яңа дизайнер технологияләрен, шулай ук катнаш техниканы кулланып, оригиналь коллекцияләр эшләячәкбез, – ди Лилия Зарипова. – Күп төрле керамик эшләнмәләр: зур булмаган декоратив паннолар, вазалар, тәлинкәләр, түгәрәкләр, шәмдәлләр һәм башка бик күп нәрсәләр ясарга планлаштырабыз».

КФУ студентларының заказлар үтәүдә катнашу һәм үз эшләнмәләре өчен акча алу мөмкинлеге булачак, дип ассызыклады аспирант һәм КФУ укытучысы.

Казан университеты студентларының чүлмәк эше буенча практик дәресләре ноябрьдә башлана. Остаханә тулы куәткә эшли алсын өчен, шушы вакытка аны тулысынча җиһазландыру планлаштырыла.

Элегрәк без “Студентлар стартабы” конкурсының икенче җиңүчесе –  танышу өчен мобиль кушымта эшләүче КФУ студенты турында сөйләгән идек.

Авторы: Лариса Бусиль,  фото ИФиМК архивыннан