КФУда “БРИКС илләре цивилизацияләре арасында диалог” узды

Чараны оештыручылар арасында  Казан университеты да бар.

Казан федераль университетында «БРИКС илләре цивилизацияләре арасында диалог» чаралары сериясе узды. Вакыйга гуманистик алмашу көчен туплауга, союзның иң яхшы киләчәген төзүгә багышланган иде. Моннан тыш, форум кысаларында Чжэцзян университетыннан (КХР) “Гасырлар аша Бөек Кытай рәсем сәнгате сериясе” китабын тәкъдир итү булды.

Чараны үткәрүне Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советының Мәгълүмати бюросы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм КХРның Казандагы Генераль консуллыгы тәкъдим иткән. «БРИКС илләре цивилизацияләре арасында диалог» оештыручылары – «У Чжоу» халыкара багланышлар үзәге һәм Казан федераль университеты.

Чара хөрмәтле кунаклар катнашында узды. Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының пропаганда бүлеге җитәкчесе урынбасары Ван Ган, Чжэцзян университеты вице-президенты Чжоу Цзянхун, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Евразия халыклары Ассамблеясе Генераль секретареның беренче урынбасары һәм Евразия халыклары Ассамблеясе Генераль советы рәисе Светлана Смирнова, Иранның Казандагы генераль консулы Давуд Мирзахани һәм башкалар булды.

Ачылу тантанасы тантаналы һәм масштаблы узды. Кытай көнчыгыш оркестры музыкантлары БРИКС илләренең классик музыкаль әсәрләрен – Бразилиянең “Ламбада”сын, рус “Калинка”сын, кытайның “Лян Чжу” һәм башкаларны башкарды.

«Быел ноябрь аенда Казан федераль университеты үзенең 220 еллыгын билгеләп үтә. Нәкъ менә быел безнең ил – Россия БРИКСта рәислек итә, ә Татарстан башкаласы, Казан шәһәре дәүләт башлыклары саммитын уздыру урыны итеп сайланды, – дип сәламләү сүзе белән чыгыш ясады КФУның беренче проректоры Дмитрий Таюрский. – Казан университетында укучы 12 мең чит ил студентларыннанБРИКС илләренә якынча 3,5 мең студент туры килә. Бу бик мактаулы һәм бер үк вакытта бик җаваплы”.

Беренче проректор әйтүенчә, университет союз илләре белән хезмәттәшлекне актив үстерә. Мәсәлән, Каһирәдәге КФУ филиалы (Мисыр) уңышлы эшли. Эшчәнлеге милләтара багланышларны үстерүгә һәм ныгытуга, рус һәм гарәп мәдәниятенең үзара аралашуына һәм баетуга юнәлтелгән «Әл-Хәйдәр» гарәп мәдәнияте үзәге 20 елдан артык эшли, дип сөйләде Д. Таюрский. Бүген КФУда 2000нән артык Кытай гражданы һәм 1000 гә якын Иран гражданы укый.

«Мин ихлас күңелдән халыклар арасында төзелә торган диалог очрашуында катнашучыларга уңышлар телим», – диде Дмитрий Таюрский.

Сәламләү сүзе белән Ван Ган чыгыш ясады.

“Мин ерактан килгән БРИКС илләрендәге дусларыбызга кайнар сәлам җиткерәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә; уртак оештыручыларга – Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә,  Кытайның Казандагы Генераль консуллыгына, шулай ук Казан федераль университетына рәхмәт; безнең мәдәниятлар арасында алмашуны алга сөреп БРИКС илләре арасында хезмәттәшлекне үстерүгә озак вакыт дәвамында ярдәм итүчеләргә хөрмәтем чиксез”, – диде ул.

Берлек төзелгәннән соң БРИКС хезмәттәшлеге механизмнары акрынлап көч җыйды, илләрнең үзара хезмәттәшлеге нигезе ныгыды. Йогынты, җәлеп итүчәнлеге һәм абруе үсүен дәвам итте.

“БРИКС илләре халыкара эшләрдә актив, тотрыклы һәм яхшы таяныч булды. Быелның гыйнварында Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Эфиопия килеп кушылу белән БРИКС гаиләсенең даирәсе тагын да киңәйтелде. Хезмәттәшлек механизмнары БРИКС хезмәттәшлегенең яңа чорына керде “, – дип ышана Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының пропаганда бүлеге җитәкчесе урынбасары.

Татарстан Республикасы күп гасырлык диалогның, Көнчыгыш һәм Көнбатыш очрашуларының ачык мисалы булып тора. Татарстан – Россия Федерациясенең 173 милләт вәкиле яши торган күпмилләтле субъекты, дип хәбәр итте Ләйлә Фазлыева.

«Мәгариф өлкәсенә аерым игътибар бирелә. Бүген Татарстанда Кытайдан 2,5 меңгә якын студент белем ала, – диде ТР Премьер-министры урынбасары. – Чара кысаларында безнең илләребезнең әйдәп баручы югары уку йортлары – университетлары арасында тыгыз элемтәләр урнаштырылуы безне аеруча куандыра. Безнең диалог БРИКС илләре арасында фәнни-мәгариф һәм мәдәни алмашуны алга таба ныгытуга юнәлтелгән.

Чараның төп блогында түбәндәге презентацияләр булды: “БРИКС кысаларындагы халыклар арасында гуманитар алмашу” (Бразилия), “Иҗтимагый эшлеклеләрнең мәдәни алмашуга йогынтысы” (Россия, Кытай), “Дуслык күпере буларак Академик алмашу” (Һиндстан), “Дөнья аренасына традицион Кытай медицинасын алып чыгу” (Иран), “Иреккә, тигезлеккә һәм тыныч үсешкә омтылу” (Көньяк Африка).

Вице-президент аппараты җитәкчесе Алерджа Талита Бернардо (Бразилия) ачык, инклюзив һәм үзара партнерлык рухын ассызыклап, БРИКС илләре арасында мәдәни алмашу һәм хезмәттәшлек тарихы турында сөйләде.

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, Россия фигуристкасы Анна Щербакова һөнәри спорт һәм Пекиндагы Олимпия уеннарында җиңү ярдәмендә ул Кытай мәдәнияте белән якынаюы турында әйтте.

“Кытай, Россия кебек үк үзенең күпьеллык тарихы, чиксез һәм зур кызыксыну белән өйрәнергә һәм танып белергә мөмкин мәдәнияте һәм традицияләре булган ил. Шунысы яхшы, безнең сәнгать, мәдәният һәм спорт аша белем алмашырга мөмкинлегебез бар”, – дип саный фигуристка.

Россиянең атказанган тренеры, совет фигуралы шуучысы Тамара Москвина журналистлар белән әңгәмәдә спортның берләштерү көче турында сөйләде.

“Спорт милләтләрне, илләрне, бөтен дөнья буйлап кешеләрне берләштерә. Ни өчен? Чөнки монда ике якка да йогынты ясала.  Спортчылар үзләренә караудан ләззәт ала, кем яхшырак, кем көчлерәк, кем тизрәк, кем уйлап табучанрак дип ярыша. Ә моны күзәтүче тамашачылар бу гамәлне күзәтүдән ләззәт ала. Кешеләрнең дине, милләтләре, тән төсе, мәгариф ягыннан бернинди аермалар белән дә бәйләнмәгәнгә күрә спорт җәлеп итә дә инде, – дип шәрехләде Т. Москвина. – Спорт бөтен дөнья буйлап кешеләрне берләштерү чарасы булып калсын!”

Джавахарлал Неру Университетының (Һиндстан) Кытайны һәм Көньяк-Көнчыгыш Азияне өйрәнү үзәге директоры Б.Р. Дипак гуманистик мөнәсәбәтләрне үстерү эшендә әдәбиятның ролен ассызыклап, Кытайның һәм Һиндстанның ике борынгы цивилизациясе арасында мәдәни алмашуның торгызылуы турында сөйләде. Чара Преториядә (ЮАР) цивилизацияләр арасында стратегияләр һәм коммуникацияне анализлау SELE Encounters үзәген оештыручы һәм директоры Пол Тембе чыгышы белән тәмамланды.

Аннары кунаклар университетның мәрмәр залында урнашкан «Объективта БРИКС илләре», «Үткәндәге Кытай рәсем сәнгате сериясе» күргәзмәләрен карап чыктылар.

“БРИКС илләре цивилизацияләре арасында диалог” Чжэцзян университетыннан “Гасырлар аша Бөек Кытай рәсем сәнгате сериясе” китабын тәкъдир итү белән тәмамланды.

Дирижер Рөстәм Абязов җитәкчелегендә Казан камера оркестры чыгышы кичәнең матур бизәге булды.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова