КФУда «БРИКС: башлангычлардан киләчәккә» күргәзмәсе ачылды

Анда рәссам Константин Путин әсәрләре һәм Казан университеты музейларыннан һәм китапханәләреннән раритетлар тәкъдим ителгән.

Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский музеенда Казан университетының 220 еллыгына һәм БРИКС илләренең XVI саммитына багышланган «БРИКС: башлангычлардан киләчәккә» күргәзмәсе ачылды.

Ул БРИКС илләренең мәдәни мирасы, бергәлеккә керүче дәүләтләрдә яшәүче халыкларның телләрен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнгән Казан университеты галимнәренең хезмәтләре турында сөйли.

КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев, Россия сәнгать академиясе әгъза-корреспонденты Константин Путинцев, Россия халыкара хезмәттәшлек ассоциациясе генераль секретаренең беренче урынбасары Марина Коростелева, ТР сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, “Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов күргәзмәнең мәртәбәле кунаклары булды.

«Казан университетында 12 музей бар, шуларның 3се – Алабугада. Казан университеты музейлары гына БРИКСка керүче барлык илләрнең мәдәниятен күз алдына китерә алырлык коллекциягә ия, – диде тантаналы чараны ачып, КФУ музейлар дирекциясе директоры Светлана Фролова.

Ул күргәзмәнең төп экспонатларының берсенә – битлекле касәгә (Иран, Гыйрак, XII гасыр) игътибар итте.

«Ул Татарстан Республикасы территориясендә табылды, – дип хәбәр итте С.Фролова. – Бу безнең халыклар арасындагы тыгыз багланышларның күп гасырлар булуын күрсәтә».

Тимирхан Алишев искә төшергәнчә, күргәзмә бик мөһим чара – БРИКС илләре саммиты алдыннан уза.

“Киләсе атнада бирегә очрашу, бик мөһим, сәяси, икътисадый мәсьәләләр турында фикер алышу өчен 25тән артык дәүләт башлыклары киләчәк икәнен беләсез”, – диде ул һәм мондый хезмәттәшлек нигезендә – бу илләр вәкилләренең шул исәптән мәдәни өлкәдә дә күпгасырлык багланышлары тәҗрибәсе ята дип өстәде.

Константин Путинцев тантаналы ачылышта катнашучы КФУ чит ил студентларына һәм Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей укучыларына күбрәк сәяхәт итәргә киңәш итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күргәзмәдә рәссамның БРИКС илләренә сәяхәте вакытында язылган 50 гә якын эше тәкъдим ителгән.

КФУга бүләк итеп Африка битлекләре коллекциясен тапшырган Марина Коростелева университетка Һиндстаннан предметлар да бүләк итәргә планлаштырганын билгеләп үтте.

КФУ Фәнни китапханәсенең Фәнни эшләр буенча директор урынбасары Эльмира Амерханова ассызыклаганча, экспозициядә Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханә фондлары раритетлары шул исәптән 1803 елда Казанда басылган беренче басма Коръән тәкъдим ителгән.

“Мондый раритетларны без бик сирәк очракларда гына куябыз”, – диде ул.

Күргәзмәдә КФУның Этнография һәм Археология музейлары фондларыннан, шул исәптән XIX гасырның беренче яртысында Казан университеты профессорлары, шәрыкне өйрәнүчеләр О.Ковалевский һәм В.Васильев тарафыннан Кытайдан китерелгән, , шулай ук 1904-1905 елгы рус-япон сугышы вакытында студентлар һәм университет укытучылары, Кызыл Хач отрядында катнашучылар тарафыннан китерелгән уникаль предметлар тәкъдим ителгән. Африка һәм Көньяк Америка халыклары, шул исәптән Бразилия мәдәниятен тәкъдим итүче, 1904 елда Казанга Густав Умляуфф музей-лабораториясеннән (Гамбург шәһәре) китерелгән экспонатлар да кызыклы.

Күргәзмә 17 ноябрьгә кадәр 9-18 сәгатьләрдә эшли. Анда тәкъдим ителгән күпсанлы экспонатлар арасында – кытайның кайрыдан ясалган няньхуан картиналары, “лотос аяклары”, Ши сакчылары – арысланнар, Будданың бронза сыннары, урта гасыр торевтикасы эшләнмәләре, идоллар һәм ритуаль сыннар, рус традицион костюм комплекслары, бизәнү әйберләре, шулай ук музыка кораллары, сугыш кораллары, савыт-саба, БРИКС илендә яшәүче халыкларның көнкүреш әйберләре.

Конгодан килеп КФУның Физика институтында укучы 4 курс студентын күргәзмә, бигрәк тә Африкадан экспонатлар таң калдырган.

“Мине барыннан да бигрәк Конгодан алып кайтылган ХХ гасыр агач скульптурасы кызыксындырды. Мин үзем шул илдән, тик анда мондый хәлне беркайчан да күрмәдем “, – дип уртаклашты Мампуя Рельпи Продиж.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова