КФУда балаларны мошенниклардан саклау турында сөйләделәр

Психология һәм мәгариф институтының (ИПиО) клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты ата-аналарга баланы җинаятьчеләр белән аралашуда шикләнгән очракта киңәшләр бирде.

Мошенниклар балаларны һәм яшүсмерләрне законга каршы гамәлләрдә ешрак куллана. Вербовка белән очрашкач, баланың үз – үзен тотышы ничек үзгәрә,  баласын аферистлар белән элемтәдә шикләнгән икән, ата-аналарга нишләргә, һәм кемнәр куркыныч зонасында – болар турында Казан федераль университеты тикшеренүчесе сөйләде.

Психология һәм мәгариф институтының клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Илдар Абитов, КФУ матбугат хезмәтенең хокук бозучылар корбаннарының күзгә ташлана торган үз-үзләрен тотышы турындагы соравына җавап биреп, элек типик булмаган гаеп, төшенкелек һәм яшеренлек хисләрен искә алды. Белгеч гадәттәгедән озаграк телефон куллануны да әйтте.

“Өстәвенә, бала бу вакытны ата-аналар һәм, еш кына, башка кешеләр күзлегеннән читтә уздырырга омтыла. Аның кем белән язышуын, нәрсә эшләвен һәм нинди мәсьәләләр турында фикер алышуын беркем дә күрмәсен, янәсе», – дип сөйләде И.Абитов.

Әгәр ата-аналар балаларын мошенниклар белән аралашуда шикләнсәләр, психолог әйтүенчә, аларга үз балалары белән эчкерсез әңгәмә үткәрергә киңәш ителә.

“Бердәнбер вариант итеп мин ачыктан-ачык сөйләшүне күрәм. Монда бала яки яшүсмер белән ышанычлы мөнәсәбәтләр бик мөһим. Басым ясарга кирәкми – ул каршылык тудырачак. Бигрәк тә яшеренергә омтылган яшүсмердә. Аның үз-үзен тотышы үзгәрде, ә сез борчыласыз һәм нәрсә булганын белергә телисез икәнен әйтергә мөмкин. Соңгы вакытта нәрсә үзгәргәнен сөйләвен сорагыз”, – дип аңлатты ул.

Профилактика методлары дип эксперт гаиләдә ышанычлы атмосфера тудыруны атады. Аның әйтүенчә, җинаятьчеләр балаларның ярдәмгә, мактауга һәм яхшы мөнәсәбәтләргә ихтыяҗ белән манипуляцияли ала.

“Шактый ихлас, ачык булу һәм балаларга да шундый ук булу мөмкинлеге бирү мөһим. Бернинди очракта да ачуланмау, басым ясамау, талашмау – болар барысы да мәгънәсез һәм файдасыз. Гаиләдә, бала белән шундый ышанычлы элемтә булдыру мөһим. Яшүсмер чыннан да ниндидер әһәмиятле нәрсә булса яки ниндидер куркыныч булса хәбәр итәчәк»,-дип белдерде доцент.

Илдар Абитов ассызыклаганча, мошенниклар өчен нинди балалар белән аралашу аермасы юк. Алар мәгълүматны я ачык кулланылышта, я даркнетта (интернетның яшерен сегментында) таба ала, ә аннары балигъ булмаганнар белән законга каршы схемаларга кызыктыру өчен элемтәгә керә.

“Башта зур булмаган хезмәт хакы белән гади биремнәр тәкъдим итәләр, ә аннары катлаулы һәм финанс яктан отышлы, криминаль булган вакыйгаларга тарталар. Мәсәлән, объектларны фотога төшерүдән башланырга мөмкин, ә аннары сүз зыян салу, ут төртүләргә барып җитәргә мөмкин”, – дип аңлатты ул.

Шул ук вакытта төрле сәбәпләр аркасында куркыныч зонасында булган балигъ булмаганнар да бар. Галим нык үскән бурыч тойгысы, яхшы булырга омтылучы, олылар ягыннан таләпләргә туры килергә омтылучы, чит фикер белән исәпләшүче, борчылучан, ярдәм итәргә омтылучы яки авыр матди тормыш хәлендә булган яшүсмерләрне аерып күрсәтте.

И.Абитов ата-аналарның балаларының сораган нәрсәләрен сатып алу мөмкинлеге чикләнгән булу ситуациясенә аерым игътибар бирде.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казан университетында яшүсмерләрнең цифрлы куллану культурасы турында фикер алышканнар иде.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Алексей Балашов, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Максим Зарецкий