“Безгә яшәргә һәм хәтерләргә…” экспозициясен сентябрь уртасына кадәр карарга мөмкин.
Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский музеенда Бөек Ватан сугышы елларында югары уку йорты тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли торган «Безгә яшәргә һәм истә тотарга…» күргәзмәсе эшли башлады.
Экспозиция Казан университеты музейлары тарафыннан Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә белән берлектә әзерләнгән.
Биредә музейлар фондыннан 250 тирәсе предмет тәкъдим ителгән. Университет коллекцияләрендә Бөек Ватан сугышы чорында Казан университеты галимнәре һәм студентлары, шулай ук Мәскәүдән һәм Ленинградтан эвакуацияләнгән Фәннәр академиясе институтлары хезмәткәрләре эшчәнлегенә бәйле 3000нән артык экспонат һәм документлар саклана.
“Мондый күргәзмәне булдыру Казан университеты тарихы музее директоры Стелла Владимировна Писарева, шулай ук Игорь Иванович Силкин үткәргән җентекле һәм планлы эш нәтиҗәсендә мөмкин булды. Аның тырышлыгы белән завод музей-лабораториясеннән техника коллекциясен күрергә була. Шулай ук үз экспонатларын “Снежный десант” эзләү отряды тәкъдим итте, – дип сөйләде КФУ музейлар дирекциясе директоры Светлана Фролова.
Күргәзмәне ачу тантанасы КФУ Ветераннар советы рәисе Валерий Телишев һәм КФУ Мәгариф департаменты, тарих фәннәре кандидаты Сергей Ионенко катнашында узды. Чарада шулай ук Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей укучылары һәм КФУның чит ил укучылары өчен әзерлек факультеты тыңлаучылары да булды.
“Шунысы игътибарга лаек, безнең музейларның хезмәткәрләре материалны сайлап ала, истәлекләр җыя һәм шулардан күргәзмәләр иҗат итә. Кайвакыт алар мәгълүматны күп кенә галимнәргә караганда яхшырак беләләр. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан аларга сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телим”, – дип, күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдерде ветеран.
Сергей Ионенко үз чиратында билгеләгәнчә, Казан университетында музей эше бик яхшы оештырылган. Аның фикеренчә, ул артефактларны саклауда гына түгел, университет кунакларына югары уку йортының бай тарихын күрсәтү теләгеннән дә гыйбарәт.
«Мондый күргәзмәләр тарих үсешен, сугыш вакытында гражданнарның тормышын һәм көрәшен күрсәтә. Экспозиция сөйләгән кешеләр – безнең өчен үрнәк, – дип саный тарихчы. – Университет ул елларда җылытылмады, шулай да салкын аудиторияләрдә фән һәм мәгариф үсеш алуын дәвам итте”.
Ул шулай ук КФУның сугышка багышланган иң бай музей коллекциясе булуын да әйтте.
Мөхтәрәм кунаклар университетның 70ләп укытучысы Варшава, Берлин, Прага, Будапешт, шулай ук Мәскәү һәм Сталинград оборонасы өчен медальләр алуы турында хәбәр иттеләр.
“Безгә яшәргә һәм хәтерләргә…” экспозициясе берничә бүлектә тәкъдим ителгән. Аларның берсе 1941-1945 еллардагы вакыйгалар турында югары уку йорты студентларының һәм хезмәткәрләренең шәхси көндәлекләренең язмаларына һәм хатларына багышланган. Алар арасында – Казан университетының физика-математика факультеты студенты Игорь Романовның истәлекләре:
“Без җиргә сеңдек. Немецлар янәшәдә иде. Биш гранатаның икесе калган. Һәм монда башланды!! Кычкырып, дөбердәп, төтен, ут һәм кыйпылчыклар чыңлавы. Бу минутлар канлы тәмуг булып тоелды. Шартлаулар тынгач, окопларда һәм алар артында ыңгырашкан һәм кычкырган тавышлар гына ишетелә иде».
Күргәзмәгә килүчеләр шул вакыттагы хәрби, көнкүреш әйберләре белән дә таныша алачак. Мәсәлән, биредә 9-Р совет кыска дулкынлы совет танк радиостанциясе куелган. Ул 123 танк бригадасының сугышлар урынында совет блиндажының казу эшләре барышында КФУның эзләү отряды тарафыннан табылган.
Экспонатлар арасында шулай ук танк шлемофоны, радиоалгычлар, хәрби шинель һәм телеграммалардан өземтәләр бар.
“Шуны ачыкладым, сугышта катнашкан һәм фронтовик булган барлык укытучылар турында да белмәгәнмен. Үзем өчен шул исәптән тарихчылар арасында да яңа исемнәр ачтым. Бу күргәзмәдә сугышны шәхес аша кабул итүне саклап калуы бик мөһим. Болар барысы да күпсанлы истәлекләр, көндәлекләр фрагментлары, монда урнаштырылган хатлар ярдәмендә килепчыкты. Алар халык өчен, шул исәптән фән кешеләре өчен дә, сугышның нәрсә булуын тоярга ярдәм итә,” – дип фикерләре белән уртаклашты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкне өйрәнү институтының 4 курс студенты, КФУ студентлар фәнни түгәрәкләре ассоциациясе рәисе Владимир Мухин.
“Безгә яшәргә һәм хәтерләргә…” экспозициясе Н.И. Лобачевский музеенда (Кремль ур., 18, 6 корпус) сентябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Эш вакыты – дүшәмбедән шимбәгә кадәр 9.00 дан 18.00 сәгатькә кадәр, якшәмбе – ял көне. Алдан язылу өчен телефоннар: +7 (960) 031-01-30, 7 (843) 206-52-15.
Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова