КФУда Аутистик спектр тайпылышлы балаларны интеграцияләүгә багышланган конференция башланды

Чара КФУның “Без бергә”  балалар бакчасында уза.

Бүген Казан федераль университетының “Без бергә” балалар бакчасы базасында «Аутизм: без бергә. Аутистик спектр тайпылышлы  балаларны интеграцияләү һәм социализацияләү практикалары перспективалары һәм үзенчәлекләре” дигән  I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе  башланды. Фәнни форум аутистик спектр тайпылышларын (РАС) өйрәнү өлкәсендә махсуслашкан 350дән артык галимне һәм белгечне җыйды.

Конференция РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, Казан федераль университеты,  аутистик спектры бозылган балалар өчен “Без бергә” махсус (коррекцион) балалар бакчасы тарафыннан оештырылган. Конференцияне оештыруда шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан Мәгариф идарәсе, КФУның психология һәм мәгариф институты һәм «Комплексное сопровождение детей с РАС» фәнни-тикшеренү лабораториясе дә зур ярдәм иткән.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев мөрәҗәгать итте. Казан университеты проректоры әйтүенчә, конференция КФУ структурасында ел ярым эшли торган бакча эшчәнлегенә йомгак ясарга, шулай ук тәҗрибә белән уртаклашырга һәм алга таба үсеш перспективаларын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

“Без бергә” балалар бакчасы чыннан да уникаль. Россиядә аутистик спектр тайпылышлы балалар өчен лаборатория, практикалар өчен база, тикшеренү үзәге, эшләнмәләрне трансляцияләү үзәге буларак эшли торган бер генә балалар бакчасын да очратырга мөмкин түгел диярлек. Балалар бакчасының Казан университеты структурасында булуы безнең галимнәрнең, профильле педагогларның, психологларның адаптив белем бирү программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен җиңеләйтә, балаларны тагын да якынрак итә. Безнең алда торган бурыч – тикшеренү генә түгел, ә, барыннан да элек, балаларның уңышка ирешүдә шансларын яхшырту. Кертелә торган тәҗрибәләрнең  тормышларында уңышлы һәм мөстәкыйль булырга ярдәм иткән траектория төзелсен өчен сабыйлар үсешенә уңай өлеш кертүе мөһим,” – диде Т.Алишев.

КФУ проректоры фикеренчә, «Без бергә» балалар бакчасы Татарстан һәм бөтен Идел буе федераль округы өчен мөһим компетенцияләр үзәгенә әверелә. Т.Алишев «Приоритет-2030» кысаларында КФУ Психология һәм мәгариф институтының «Комплексное сопровождение детей с РАС» Фәнни-тикшеренү лабораториясен һәм балалар бакчасын финанслау киләсе елда да дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде.

Үз чиратында КФУның Психология һәм мәгариф институты директоры, профессор Айдар Кәлимуллин әйтүенчә, «Аутизм: без бергә. Аутистик спектр тайпылышлы  балаларны интеграцияләү һәм социализацияләү практикалары перспективалары һәм үзенчәлекләре” I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе  мөһим вакыйга.

“Безнең өчен бу балалар бакчасы эшен яңа дәрәҗәгә чыгару.  Тикшеренүләр үткәрүгә йөз тоту – Педагогика һәм психология өлкәсендә КФУның үзенчәлеге. Безнең тикшеренүләр практикага кертелмәсә онытыла. Бу аерманы җиңү –  Россиянең күп кенә педвузларының “авырткан җире” . Ә Казан университеты структурасына керә торган балалар бакчасы һәм мәктәпләр барлыкка килү яңа методикалар һәм технологияләр эшләү, шулай ук аларны белем бирү практикасына мөмкин кадәр тизрәк трансляцияләү өчен уникаль мөмкинлекләр ачты», – диде ул.

Кәлимуллин әйтүенчә, конференция кырларында галимнәр һәм практиклар арасындагы диалог бигрәк тә аутизм өлкәсенә карата – ул бик зур вакыйга.

«Безнең бакча тирәсендә белгечләр берләште, бергәлек төзи башларга кирәк. Иң яхшы тәҗрибәне һәм практиканы гомумиләштерергә һәм үзара хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә чыгарырга кирәк», – дип саный ул.

В.П.Астафьев исемендәге КДПУның (Красноярск) махсус психология кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы, Халыкара аутизм институты директоры Елена Черенева конференцияне оештырган өчен рәхмәт белдерде.

“Казан университеты, искиткеч профессионаллар белән хезмәттәшлек итүемә  шатмын. “Без бергә” – искиткеч балалар бакчасы. Бу уникаль тәҗрибә, университет каршында балалар һәм ата-аналарга ярдәм итү системасы гына түгел, үз һөнәри компетенцияләрен формалаштырганда студентлар һәм галимнәр өчен ресурс та булган шундый көчле мәйданчык бу. Без бала һәм аның гаиләсе тирәсендә берләшергә тиеш. Балалар, ата-аналар, белем бирү мохите үзгәрә, һәм бу өлештә без юлның башында гына”, – дип саный белгеч.

КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының неврология кафедрасы белән психиатрия курслары мөдире Римма Гамирова билгеләп үткәнчә, еш кына белгечләр аерым эшли.

“Аутистик спектр тайпылышлы балаларга ярдәм итү өчен берләшү, бер-береңне аңлау мөһим”, – дип саный ул.

«Комплексное сопровождение детей с РАС» Фәнни-тикшеренү лабораториясе башлыгы, балалар бакчасының фәнни җитәкчесе Ирина Нигъмәтуллина конференцияне үткәрү һөнәри бергәлекне берләштерү һәм актуаль проблемалар турында фикер алышу өчен кирәк, дип әйтте.

Конференция эше  «Аутистик спектр тайпылышлы балаларны интеграцияләү һәм социализацияләү», «Аутистик спектр тайпылышлары булган балалар белән эшләүдә Россия һәм чит ил практикалары» секцияләрендә дәвам итәчәк. Иртәгә “Аутистик спектр тайпылышлы балаларга һәм аларның ата-аналарына ярдәм күрсәтү буенча оешмаларның  үзара хезмәттәшлек перспективалары” дигән темага түгәрәк өстәл һәм конференциягә йомгак ясау планлаштырылган.

Автор: Кристина Иванова, фото: Алиса Черкасова