КФУда аспирантура тәмамлаучыларга диплом тапшырдылар

Аларны 156 яшь тикшеренүче алган.

Казан федераль университетында 2024 елгы чыгарылыш студентларына аспирантураны тәмамлау турында диплом  тапшырдылар, алар фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программасын үзләштергәннәр һәм йомгаклау дәүләт аттестациясен уңышлы үткәннәр.

Тантаналы чарада КФУ җитәкчелеге вәкилләре: беренче проректор – фәнни эшчәнлек буенча проректор Дмитрий Таюрский, яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректор Ариф Межведилов, А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты директоры Марат Җиһаншин, Физика институты директоры Марат Гафуров,  Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты директоры Михаил Щелкунов, Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты директоры Марат Насретдинов, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкны өйрәнү институты директоры вазифаларын башкаручы  Раил Фәхретдинов,  Геология һәм нефть-газ технологияләре институты директоры вазифаларын башкаручы Владимир Силантьев,  институт директорлары һәм юридик факультет урынбасарлары катнашты.

Дмитрий Таюрский бу елның 10 чыгарылыш студентын аерым билгеләп үтте, алар аспирантурада укыган вакытта кандидатлык диссертацияләрен якларга өлгергәннәр. Быел аспирантураны тәмамлау турындагы дипломнар 165 яшь тикшеренүчегә бирелде.

Беренче проректор искә төшергәнчә, галим юлы бик катлаулы, һәм фәнни нәтиҗәләргә ирешү өчен күп хезмәт куярга кирәк.

«Һәр кандидатлык диссертациясе – фәнгә өлеш кертү: яңа эффект, яңа методика, яңа технология, ягъни, сезгә кадәр эшләнмәгән нәрсәләр», – диде ул.

Ул аспирантура тәмамлаучыларга фәнни өлкәдә уңышлар һәм карьера баскычыннан югары күтәрелүләрен теләде.

“Галимнең тормышы – ул Нобель бүләге дәрәҗәсендәге тикшеренү, технологияләр, ачышлар гына түгел, башка тармакларныкыннан нык аерылып торган үзенчәлекле кыйммәтләр дөньясы да. Фәнни кыйммәтләр сәяси эшчәнлек, бизнес, дини кыйммәтләр белән аз бәйләнештә», – дип билгеләп үтте М. Щелкунов һәм аларны саклауның мөһимлегенә игътибар юнәлтте.

Ул галим өчен бу кыйммәтләргә тугрылык фәнни ачышлар ясауга караганда да әһәмиятлерәк дип өстәде.

Укуны тәмамланганчы аспирантурада кандидатлык диссертациясен якларга өлгерүчеләр арасындагы Алия Нәбиева (Психология һәм мәгариф институты (ИПО)) һәм Анастасия Жупанова (Химия институты) дипломны Д.Таюрский кулыннан алдылар.

«Обратная связь в обучении как средство формирования универсальных учебных действий учащихся основной школы» исемле диссертациясен А. Нәбиева ИПО югары мәктәбе профессоры Гасангусейн Ибраһимов җитәкчелегендә әзерләгән.

“Диссертациямдә мин уку процессында кире элемтәнең төрле типларын сынап карадым, – дип сөйләде КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Алия. – Минем тикшеренү нәтиҗәләре гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары уку процессының нәтиҗәлелеген күтәрү өчен файдалана ала. Алга таба мин кире элемтәнең башка механизмнарын сынап карарга теләр идем, ләкин инде мин Казан университетында педагогика кафедрасы ассистенты булып эшлим”.

Химия институтының аналитик химия кафедрасы инженеры А. Жупанова үзенең нинди фәнни проблема буенча эшләве турында сөйләде.

“Мин диссертацияне аналитик химия кафедрасы профессоры Гүзәл Камил кызы Зыятдинова җитәкчелегендә яздым. Гади итеп әйткәндә, азык-төлек продуктларында грейпфрут, әфлисун согы кебек азык-төлектә, төрле үсемлек чималында типик антиоксидантлар пары билгеләнде».

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басырова