24 еллык тәнәфестән соң Татарстанда архитектура традициясе яңадан торгызыла.
Казан федераль университетының Дизайн һәм пространство сәнгате институтында (ИДиПИ) озак вакытлы тәнәфестән соң Татарстанда беренче тапкыр «Архитектура теориясе һәм тарихы, тарих-архитектура мирасын реставрацияләү һәм реконструкцияләү»белгечлеге буенча кандидатлык диссертацияләрен яклау булды. Соңгы утырыш 2000 елда уздырылган иде. КФУ өчен бу беренче тәҗрибә.
Вакыйганың Казан университетының 220 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә узуы символик мәгънәгә ия. 24 еллык тәнәфестән соң архитектура традициясе Татарстанда – КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институты базасында яңадан торгызыла.
Дәрәҗәгә дәгъва кылучылар үз тикшеренүләрен һәм казанышларын лаеклы тәкъдим иттеләр.
ИДиПИ архитектура һәм медиа сәнгать кафедрасы доценты Миләүшә Тукмакова «Яшьләр үзәкләрен яңартканда креатив киңлекләрне формалаштыру (Татарстан Республикасы мисалында)»темасына диссертация тәкъдим итте. Тикшеренү эше архитектураның иҗат үсешенә һәм яшьләрнең үз-үзен тәкъдим итүләренә ярдәм итә торган пространстволар булдыруга ничек йогынты ясый алуын ачык күрсәтә.
Оренбург дәүләт университетының архитектура кафедрасы өлкән укытучысы Юлия Климова “XVIII гасыр уртасы-XX гасыр башы Оренбург шәһәренең Архитектура – шәһәр төзелеше мирасының үзенчәлекләре”н өйрәнгән. Эзләнү эше әлеге чорда Россия архитектурасы тарихының фәнни концепциясенә сизелерлек өлеш кертә.
Ул гына да түгел, утырыш кысаларында шулай ук техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә дәгъва кылучы да булды. Дон Дәүләт техник университетының “Тимер-бетон һәм таш конструкцияләр” кафедрасы доценты Петр Польской 77 яшендә «Бөгелә торган һәм кысылган тимер-бетон конструкцияләрне комплекслы композит көчәйтү»темасына диссертацияне уңышлы яклады.
Татарстанда «Архитектура» белгечлеге буенча яклауны яңарту – Россиядә архитектура фәненең яңа үсешенә бер адым. Архитектура мәдәниятнең мөһим өлеше булып кала һәм җәмгыять алдында торган актуаль бурычларны хәл итәргә тиеш, ә КФУ креатив идеяләр, тикшеренүләр һәм иҗади чишелешләр мәйданчыгына әверелә. Вакыйга яшь тикшеренүчеләр һәм тәҗрибәле галимнәрнең актив фәнни аралашуының яңа этабын билгели.
ИДиПИ «Архитектура теориясе һәм тарихы, тарих-архитектура мирасын реставрацияләү һәм реконструкцияләү»белгечлеге буенча аспирантура программасын гамәлгә ашыра. Беренче студентлар быел кабул ителде.
Автор: КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, ИДиПИ медиаүзәге, фото: ИДиПИ медиаүзәге