КФУ вәкилләре Татарстанның иң яхшы табиблары арасында

Казан университеты клиникасының бала тудыру йорты да республикада иң яхшыларның берсе дип танылды.

Университет клиникасы, прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгенең сигез табибы, шулай ук Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты хезмәткәрләре  табиблар өчен «ПроДокторов» Бөтенроссия премиясендә җиңүчеләр булдылар. Алар – Татарстанның иң яхшы табиблары.

Премия практик табиблар һәм медицина учреждениеләре өчен илкүләмендәге һөнәри бүләк булып тора. Иң яхшы табиблар һәм клиникалар «ПроДокторов» порталы кулланучылары фикере буенча сайлана. 2022 елда җиңүгә бөтен Россиядән 720 мең табиб һәм 60 мең клиника дәгъва кылды.

Конкурс йомгаклары буенча  Фундаменталь медицина һәм биология институтының хирургия, акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры Илья Рябчиков (“Ортопед” номинациясе), прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге акушер-гинеколог табибы Игорь Ключаров (“Гинеколог” номинациясе), КФУ клиникасының табиб-эндоскописты Айрат Сафин (“Эндоскопист” номинациясе), КФУ табиб-хирургы, униклиника флебологы Илнур Гаязов (“Хирург” номинациясе) ТРда I урынны алдылар.

Икенче урында, пациентлар бәяләвенчә,   Фундаменталь медицина һәм биология институтының эчке авырулар кафедрасы доценты Алия Ключарова (“Аллерголог” номинациясе) һәм   Фундаменталь медицина һәм биология институтының стоматология һәм имплантология кафедрасы доценты Ирек Хафизов (“Стоматолог-ортопед” номинациясе).

III дәрәҗә медальләр белән прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Андрей Вершинин (“Нейрохирург” номинациясе) һәм КФУ клиникасы табиб-отоларингологы Айгөл Газизова (“Лор” номинациясе) бүләкләнде.

“Премия алу табибның квалификациясен генә түгел, аның үзендә булган авыруларына карамастан, пациентта үзе турында күпме уңай хис-кичерешләр калдыра алуын да күрсәтә. “ПроДокторов”та призлы урын пациентларның гомуми ышаныч дәрәҗәсен күтәрә, нәкъ менә миңа мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр саны арта. Үз чиратында, мин күбрәк пациентларга чирләрдән котылырга ярдәм итә алам “, – дип сөйләде КФУның медиакоммуникацияләр үзәге хәбәрчесе А.Вершинин.

Шулай ук Татарстанның иң яхшы 10 дәүләт клиникасы арасына Казан федераль университетының бала тудыру йорты да керде.

Премия 2022 елда «Искусство спасать жизни» девизы астында узды. Бүләк югары профессионализмны, пациентларның ышанычын, табиблар һәм клиникалар эшенең нәтиҗәлелеген раслый.

Автор: Анна Зинченко, фото: Александр Кузнецов