Мәскәүдә, Казанда һәм Түбән Новгородта инфекция артуы күзәтелә.
Казан федераль университетының Университет клиникасы табиб-инфекционисты Алинә Фәрхетдинова куркыныч токсинның кеше организмында үзен ничек тәэсир итүен, шулай ук саклык чараларын аңлатты. Аның әйтүенчә, ризыкларның куркынычсызлыгына аларны мөстәкыйль рәвештә әзерләгәндә инанырга мөмкин.
Ботулизм – ботулотоксин белән агулануга бәйле авыру. Токсин кислород булмаган шартларда спораларга әверелүче клостридия бактерияләрен эшләп чыгара, дип сөйли табиб.
“Агулану күбесенчә консервлардан килеп чыга”, – диде Алинә Фәрхетдинова.
Куркыныч матдә, консервланган яшелчәләрне дә кертеп, киң күләмдә азык продуктларында табыла. Ешрак бу гөмбәләр (70 % кадәр), фасоль, кишер, чөгендер, укроп, шпинат, балык (мәсәлән, консервланган тунец, тозланган, ысланган балык), ит продуктлары – ветчина, туралган иттән казылык эшләнмәләре.
Ботулизм симптомнары полиомиелит, талпан вируслы энцефалит, инсульт кебек авырулар белән охшаш. Әмма инфекционист әйтүенчә, инсульттан аермалы буларак, аң саклана, ә азык белән агулануга хас температура күтәрелү, күп тапкырлар косу яки диарея симптомнар булып тормый.
Ботулотоксин нерв системасына йогынты ясый.
“Симптомнар гадәттә 12-36 сәгатьтән барлыкка килә. Сирәк очракларда авыру 4 сәгатьтән соң килеп чыга, ә кайвакыт симптомнар организмда 8 көнгә кадәр яшерелә. Беренче симптомнар – хәл бетү һәм баш әйләнү, аннары күз күреме бозылу, баш мие томанлану, авыз кибү, шулай ук йоту һәм сөйләм кыенлыгы өстәлә. Нерв системасының зарарлануы аска таба сүлпән паралич рәвешендә уза, хәл бетү тәннең өске өлешендә башлана һәм сулыш мускулатурасының параличына кадәр дәвам итә”, – ди А. Фәрхетдинова.
Ботулизмга шикләнгәндә тиз арада госпитализация таләп ителә. Интоксикация сәбәпләрен ачыклау өчен, ашаган продуктларның – агулануның потенциаль чыганакларын саклап калу тәкъдим ителә.
КФУ униклиникасы табибы кисәткәнчә, сәламәтләнү процессы якынча бер айга, ә тернәкләндерү берничә елга сузылырга мөмкин.
“Күпергә банкалардан консерва кулланмагыз. Таныш булмаган кешеләрдән консервацияләнгән һәм ысланган продуктлар сатып алмагыз, азыкны мөстәкыйль әзерләгәндә кагыйдәләрне үтәргә кирәк, мәсәлән, консервларны тоз һәм серкә кулланып әзерлиләр һәм түбән температурада саклыйлар. Әзер ризык сатып алганда, җитештерү, төргәкләү датасына һәм, әлбәттә, яраклылык вакытына игътибар итәргә, шулай ук кулланыла торган ингредиентларны – аларның тазә яки консервланган булуын карарга кирәк. Әгәр дә сез аны яңа продуктлардан үзегез әзерләп куйган булсагыз гына, ризык куркынычсызлыгына инанырга мөмкин”, – диде инфекционист.
Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Максим Зарецкий