Лилия Саттарова “Сәнгать тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме” номинациясендә билгеләп үтелде.
Бакый Урманче исемендәге премия 1998 елда татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, скульптор, графика остасы, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманче истәлегенә гамәлгә куела. Быел аның тууына 128 ел тулу билгеләп үтелде.
Премия профессиональ рәссамнарга, скульпторларга һәм сәнгать белгечләренә соңгы биш елда иң күренекле әсәрләре, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсе, авторлык стиле, яңа һәм оригинальлеге белән аерылып торган хезмәтләре, шулай ук теория һәм сәнгать тарихы, сәнгать тәнкыйте өлкәсендәге тикшеренүләр өчен бирелә.
Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татаристика һәм мәдәният кафедрасы өлкән укытучысы, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, сәнгать белгече Лилия Саттарова конкурска «Татарская узорная кожа: ремесло, традиция, искусство», «Татарское ювелирное искусство в собрании Национального музея Республики Татарстан» и «Памятники исламской культуры в собрании Национального музея РТ» хезмәтләрен тәкъдим иткән.
«Татарская узорная кожа: ремесло, традиция, искусство» китабында уникаль сәнгать күренешенең – татар бизәкле күн сәнгатенең Казан татарлары һәм аларның борынгы бабалары – Идел болгарлары тарафыннан күн аяк киеме ясау традициясе белән тарихи бәйләнеше күрсәтелгән.
Аяк киеме җитештерү буенча танылган кәсепнең үсеш этаплары турында очерк Россия һәм чит илләрнең күп кенә музейларыннан – Төркия, Германия, Канада һ.б. XVIII-XX гасыр үрнәкләре белән тасвирланган. Заманча осталар һәм профессиональ рәссамнар иҗатына, милли мирас үзенчәлекләренә, аны заманча сәнгать контекстына кертүгә зур игътибар бирелгән. Ачык һәм аңлаешлы итеп язылган китапта 160тан артык иллюстрация бар, «татар җөе» процессының тасвирламасы һәм схемалары белән тулыландырылган. Боларның барысы да әлеге басманы тикшеренүчеләр, мәдәният һәм сәнгать тарихчыларының өстәл китабы, шулай ук студентлар өчен сәнгать белгечлекләре һәм күн мозаика белән кызыксынучылар һәм аның асылын үзләштерергә теләүчеләр өчен кирәкле әсбап итеп ясый.
Икенче китап беренче тапкыр киң аудиториягә гарәп язулы татар бизәнү әйберләре каталогын тәкъдим итә. Татарстанның Милли музеенда саклана торган татар зәркән сәнгате коллекциясе мондый төрдәге иң зур җыентык булып тора һәм XVIII-XIX гасырлар дәвамында татар осталары тарафыннан иҗат ителгән барлык бизәнү әйберләрен үз эченә ала. Каталогның 200дән артык артефактында күрсәтелгән мөселман эпиграфикасы – ул күкрәк каешлары, чулпылар, яка каптыргычлары, Коръәннең миниатюр басмалары һәм догалар өчен футлярлар, амулетлар, татар зәркән сәнгате феномены буларак карала. Каталог предметларының күбесе беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелә.
«Памятники исламской культуры в собрании Национального музея Республики Татарстан» хезмәте Идел буенда ислам тарихының төрле аспектларын чагылдыручы музей коллекцияләренә багышланган. Альбом-каталог бүлекләре музейның археологик, нумизматик, этнографик, китап һәм документаль коллекцияләре материаллары белән таныштыра. Хронологик диапазон 12 гасырдан артык – VIII гасырдан алып XX гасырга кадәр колачлый. Каталогның бу өлешендә тәкъдим ителгән артефактлар географик төрлелекне чагылдыра: Урта Азия, Кавказ, Кырым, Идел буе, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләре – Иран, Сирия, Төркия, Һиндстан. Басма тарихчыларга, сәнгать белгечләренә, музей белгечләренә адресланган.
Автор: КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: «Казан җөе» фильмыннан тизер скриншоты