КФУ «Техпред-2024» бөтенроссия форумында тәкъдим ителде

Чара Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков катнашында уза.

Казан федераль университеты студентлары һәм экспертлары бу көннәрдә Мәскәүдә уза торган «Техпред-2024» III Бөтенроссия технологик эшкуарлык форумында катнашты. Төп тема – «Киләчәкне проектлаштырып: югары технологияле икътисадта университетларның роле».

Форум – Россиядә технологик эшкуарлык культурасын үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының ел саен үткәрелә торган чарасы.

200дән артык вуздан 2000нән артык студент һәм мөгаллим, шулай ук икътисадның реаль секторы һәм хакимият органнары вәкилләре, федераль проект һәм эксперт җәмгыяте лидерлары университет даирәсендә технологик эшкуарлыкны үстерүнең нәтиҗәле тәҗрибәсен өйрәнү һәм Россиядә техно-эшмәкәрлек экосистемасын үстерүгә яңа этәргеч бирү өчен бер мәйданчыкта җыелдылар. Моннан тыш, чарада венчурлы капитал җәлеп итү, фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерүгә ярдәм итү, стартапларның технологик җитлегүен арттыру һ.б. темалар буенча фикер алышачаклар.

Технологик эшкуарлык югары технологияле икътисадны үстерүдә, шулай ук Россия Президенты Владимир Путин куйган технологик лидерлыкка ирешү максатын гамәлгә ашыруда аерым роль уйный, диде РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, форумда катнашучыларны сәламләп.

“Университет технологик эшкуарлыгының платформасы” федераль проекты 2022 елда старт алды, премьер-министр Михаил Мишустин тарафыннан хупланды һәм илнең социаль-икътисадый үсешенең 42 стратегик инициативасы исемлегенә керде. Технологик эшкуарлар – икътисадка кирәкле кешеләр, һәм безнең уртак бурыч – проектны эзлекле рәвештә гамәлгә ашыруны дәвам итү», – диде Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Ул федераль проектны эшләүнең максаты инженерлык белемен трансформацияләү генә түгел, ә шулай ук яшь тикшеренүчеләргә проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү булуын әйтте. Яшьләрне тикшеренү һәм эшләнмәләр өлкәсенә җәлеп итү, йөзләрчә һәм меңнәрчә студентлар үзләрен технологик эшмәкәрләр ролендә сынап карый алсын өчен инструмент булдырырга кирәк иде.

«Казан университеты федераль проектка беренче көннәрдән үк җәлеп ителде һәм күпчелек чараларда актив катнаша. Бу хакта безнең югары нәтиҗәләребез һәм казанышларыбыз сөйли. Мәсәлән, югары уку йорты – “Студентлар стартабы” конкурсында җиңүчеләр саны буенча алдынгылар рәтендә. Без стартап-студия булдыруны тәкъдим иттек. Инде өченче ел акселерацион программаны үткәрәбез. КФУ студентлары үз проектларын эшли, һәм яшьтәшләрен,  әлеге форумда һәм башка чараларга чакыралар. Бу, һичшиксез, аларның проектларын популярлаштыруга ярдәм итә һәм, иң мөһиме, идеяләр үсешенең реаль һәм үтемле булуын күрсәтә “, – ди Инновацион үсеш идарәсе башлыгы Антон Дыганов.

КФУ медиакоммуникацияләр үзәге белән әңгәмә вакытында ул КФУ студентлары форумда үз технологияләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим итүләре турында сөйләде. Проектлар күргәзмәсендә Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты магистранты Георгий Тощевның «Система автоматизированного оптического контроля» – вак слесарь төеннәрдә һәм платаларда җитешсезлекләрне тану системасы булган программа-аппарат комплексы эшләнмәсе катнаша. Идарә, икътисад һәм финанслар институтын тәмамлаган Гөлназ Бариеваның проекты булган экологик чиста органик ашлама – «Пчелиный эликсир урожайности» топ-1000 университет стартаплары бөтенроссия рейтингында  топ-50гә керде һәм иртәгә форумда лидерлар унлыгына эләгү өчен көрәшәчәк, дип хәбәр итте А.Дыганов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чараның партнеры Татарстан Республикасы булды. Республика стендында Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының 2 нче курс магистранткасы Полина Скурихина – полиметилсилоксан кертү һәм коллоид системасын формалаштыру юлы белән туфракны, грунтларны, явым-төшем суларын чистартуның күпфункцияле ике этаплы технологиясе (“ГрунтСорбСервис”) эшкәртмәсен тәкъдим итте.

“Проектның асылы төрле объектларга полиметилсилоксан кертү технологиясен булдырудан гыйбарәт, мәсәлән, артык актив ләм куркынычы булган 4 нче сыйныф калдыклары, шулай ук нефть шламнары, – дип уртаклашты уйлап табучы. – Хәзерге вакытта без максатчан аудиториядән шәрехләр алдык, килешүне имзалау стадиясендә торабыз. Шулай ук проект һәм лаборатория эшләре алып барыла – без актив үсештә”.

Сүз уңаеннан, «Техпред-2024» форумында КФУның башка студентлары да катнаша.

Форумда эксперт сыйфатында идарә башлыгы урынбасары – инновацион үсеш идарәсенең маркетинг, реклама һәм күргәзмә эшчәнлеге бүлеге башлыгы, ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институтының технологик эшкуарлык кафедрасы өлкән укытучысы Салават Галиев чыгыш ясады. Ул «Средняя температура техпреда: промежуточные итоги» дискуссиясендә катнашты, анда КФУның федераль проектта катнашуы, вузда үткәрелә торган чаралар, университетның төп күрсәткечләре һәм киләчәккә планнар турында сөйләде.

Форумны  Эшмәкәрлек һәм Мәскәү шәһәрен инновацион үстерү департаменты һәм алдынгы үсеш институтлары «Сколково» фонды, «Платформа НТИ» АНО, Инновацияләргә ярдәм фонды һәм башкалар катнашында РФ Фән һәм югары белем министрлыгыоештыра.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча, фото: Антон Дыганов, Олеся Бусиль, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте