Алар һәм аларның остазлары Казан университетына укырга кергәндә өстенлекләр алачак.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының IV сезонын төшерү тәмамланды. Телевизион проектның җиңүчесе һәм призеры, шулай ук аларның остазлары Казан федераль университетыннан ташламалар ала.
Финалда Арчадан, Яр Чаллыдан, Яшел Үзәннән, Алабугадан, шулай ук Сарманнан алты укучы катнашты.
Бу сезонның урта гасыр төрки тарихына багышланган йомгаклау биремнәрен Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, КФУның Тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов, ТР ФА Альфред Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков бәяләделәр.
Финалистларга викторина сорауларына җавап бирергә, шулай ук театр спектакльләре персонажларын белергә һәм театр труппасы белән бергә интерактив сәхнә этюдында катнашырга кирәк иде.
Иң яхшыларны өченче этапта жюри сораулары аша ачыкладылар. Традиция буенча катнашучыларга үз соравын видеоформатта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та бирде.
Барлык турлар йомгаклары буенча «Тархан» телевизион конкурсында абсолют җиңүче булып Сарман укучысы Алсу Әбдиева танылды. Икенче урынны Арчадан Дилә Зөбәерова, өченче урынны Чаллыдан Әлфир Кадыйров алды.
“Быел кызыклы уенчылар булды. Финалда Татарстан төбәкләре ярышты. Казан укучылары, кызганычка каршы, финалга кадәр барып җитмәделәр”, – диде “Тархан” телепроекты продюсеры һәм UNIVER TV студентлар фәнни-популяр телеканалының фәнни-популяр редакциясе шеф-мөхәррире Ирина Локтева.
Финал этабында (көндезге турда) җиңүче һәм призерлар Казан федераль университетына Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының «Тарих» юнәлешендәге «Төрки халыклар тарихы» профиленә бюджет нигезендә ташламалы укырга керү хокукына ия. Сүз уңаеннан, вузда инде “Тархан”ның тугыз җиңүчесе белем ала.
Быел беренче тапкыр конкурс финалистларын әзерләгән остазлар да КФУда ташламалар алырга тиеш.
“Укытучыларны магистратурада берьюлы өч юнәлеш буенча бюджет урыннары көтә: “Төрки халыкларның тарихы, икътисады һәм мәдәнияте”, “Төрки-мөселман дөньясының сәнгать тарихы” һәм “Педагогик белем””, – дип хәбәр итте продюсер.
Конкурс 2021 елдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты белән берлектә үткәрелә.
Җиңүчеләрнең исемнәре июньдә «ТНВ»телеканалында сезонның йомгаклау чыгарылышы эфирында тантаналы рәвештә игълан ителәчәк.
Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Марина Сөләйманова