Юрий Маясин – югары белем бирүче мәгариф оешмаларының «Ел студенты» Россия милли премиясе иясе.
Мәскәүдә уку, фәнни, спорт, иҗат һәм иҗтимагый тормышта аерым казанышларга ия талантлы студентлар өчен Россия яшьләр берлегенең конкурс һәм мәгариф проекты – югары белем бирүче мәгариф оешмаларының «Ел студенты» XI Россия милли премиясенә йомгак ясадылар. Казан федераль университеты студенты җиңүчеләр арасында.
Быел конкурста Россиянең 67 төбәгеннән 600дән артык югары уку йорты студенты катнашты. Алар 12 индивидуаль һәм коллектив номинация буенча үз казанышларын тәкъдим иттеләр.
КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтыннан 2 нче курс магистры Юрий Маясин “Ел интеллекты” номинациясендә җиңүче булды.
Студент белдергәнчә, бу җиңү, аның копилкасында бердәнбер бүләк түгел.
“Мин яман шешне тикшерү, аны дәвалауның һәм диагностиканың яңа ысулларын эшләү белән шөгыльләнәм. Республика клиник онкология диспансеры белән берлектә сөт бизе яман шешен дәвалау өчен яңа диагностик тест-система эшләүгә “Студентлар стартабы” конкурсында 1 миллион сумлык грант оттык. Бу эшләнмә шушы көннәрдә “Ел инновациясе-2024” конкурсында җиңүче булды, моның өчен мин 300 мең сум премия алдым”, – дип уртаклашты Ю.Маясин.
Моннан тыш, студент “Генные и клеточные технологии” фәнни-тикшеренү лабораториясе базасында меланомадан вакцина эшләүдә катнашкан һәм бу тема буенча КФУда иң яхшы студентлар фәнни эше дип табылган диплом эше язган.
Бу җәйдә Ю.Маясин яшь галимнәр өчен РФА медале белән билгеләп үтелде, ә ул алган стипендияләр исәбендә Казан мэры стипендиясе, Владимир Потанин һәм Алексей Станинның хәйрия фондлары стипендияләре, Татарстан Республикасының махсус стипендиясе бар.
«Шулай ук мин “Интеллект” номинациясендә “КФУның ел студенты-2023” ел саен үткәрелә торган конкурсында җиңүче булдым. Мин меланома темасы буенча Q1-Q2 журналларында берничә фәнни мәкалә бастырдым. Минем эшләремнең берсе беренче квартил фәнни журналында иң күп укылган мәкалә исеменә лаек булды,” – ди яшь галим.
Россия милли премиясе финалының жюриена Ю.Маясин онкологияне дәвалау өлкәсендә хезмәттәшләренең үз эшләнмәләрен һәм тикшеренүләрен тәкъдим итте.
“Хәзер безнең университетта генотерапевтик дарулар эшләнә, һәм мин аларны җитештерүнең ярымсәнәгать этабын башкарам. Бу минем өчен яңа роль, мин алга таба да фәнни фундаменталь тикшеренүләр үткәрүче галим яки яшь стартапер буларак кына түгел, ә зур фармацевтика эшләүче буларак камилләшергә теләр идем. Бу университет һәм тулаем Россия өчен яңа дәрәҗә. Безнең илдә ген терапиясенең алгарышына катнашым булуын телим “, – дип уртаклашты киләчәккә планнары белән магистрант.
Исегезгә төшерәбез, конкурс «Твой ход -2024» Бөтенроссия студентлар форумы кысаларында узды. Аны гамәлгә куючылар: Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь), “Россия Яшьләр берлеге” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы.
Авторы: Анна Зинченко, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото мәкалә героеның шәхси архивыннан.