КФУ студенты проекты «Альфа-шанс» грантына лаек булды

Дүртенче курс студенты иске татар телен өйрәнү буенча онлайн-курслар тәкъдлим итте.

Альфа-банк тарафыннан оештырылган Россия югары уку йортларының талантлы студентларына ярдәм итү проекты – «Альфа-шанс» стипендиаль конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында – Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 4 курс студенты Азат Якупов.

Комиссия студентның Lisan.Tatar  иске татар телен өйрәнүгә, гарәп графикасында язылган текстларны укырга өйрәтүгә һәм метрика кенәгәләрен укуга юнәлтелгән проектын югары бәяләде. Азат Якупов онлайн-курслар оештырды, анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килүчеләр катнашты.

Стипендия турында студент укытучысыннан белгән.

“Мин бу уңышны сынап карау һәм проектны тормышка ашыру өчен өстәмә акчалар эшләү генә түгел, ә минем ни белән шөгыльләнүем турында киң аудиториягә сөйләү өчен дә бик яхшы мөмкинлек дип уйладым. Бу эшнең гомумән актуальмы һәм кешеләр, бу конкурсны оештыручыларны да кертеп, минем проектка ышанырга һәм аны алга таба үстерүгә ярдәм итәргә әзерме икәнлеген аңларга мөмкинлек бирәчәк”, – дип сөйләде Азат.

Студент искә төшергәнчә, гариза бирү процедурасы бик тиз булмаган. Гыйнвар ахырында ул үзенең портфолиосын: грамота һәм дипломнарын җибәргән. Сүз уңаеннан, Азат төрек теле буенча төрле олимпиадаларда катнаша, госманлы теленнән тәрҗемәләр конкурсында җиңүче, шулай ук КФУда һәм Санкт-Петербургтагы Европа университеты олимпиадаларында да уңышлары бар.

«Мин үземнең проектым һәм студентларның беренче төркемен җыюым турында тулырак итеп сөйләдем», – диде ул.

Шулай ук А. Якупов курсын өйрәнү өчен махсус дәреслек төзелә, ул «үле» телне өйрәнүгә яңа алымнарны куллануга нигезләнгән. Инде булган дәреслекләрдән аермалы буларак, Азат җыентыгы аша иске татар телен интерактив биремнәр, төрле кушымталар ярдәмендә хәрефләр һәм сүзләр өйрәнү – геймификация элементлары ярдәмендә өйрәнеп булачак.

Алга таба студент күбрәк медиаюнәлештә үсәргә ниятли: мәкаләләр һәм постлар бастыра башларга, татарларның язма мирасын популярлаштыруга юнәлтелгән төрле медиапродуктлар булдырырга тели.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, грантның бер өлешен ул дәреслекнең беренче тиражы басмасына тотачак, ә бер өлеше проект сайтының функциональлеген арттыруга тотачак. Ул хәзер ике аспектны – онлайн-курсларны һәм хатларны иске татар теленнән хәзерге татар теленә тәрҗемә итү сервисын үз эченә ала.

“Альфа-шанс” проекты җиңүчеләре, сүз уңаеннан, алар нибары 30 кеше –  илебезнең югары уку йортлары студентлары, банктан 300 мең сум алачак һәм стажировка үтү һәм уку мөмкинлегенә ия булачак.

Авторы: Анна Зинченко, фото: Рамил Гали, “Татар-информ” МА