Аның эше халыкара фәнни-тикшеренү конкурсында беренче урынны алды.
Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының 2 курс студенты «Яшь тикшеренүчеләрнең заманча казанышлары» халыкара фәнни-тикшеренү конкурсында «Кече мәктәп укучыларының функциональ грамоталылыгын формалаштыру моделе» фәнни эше белән җиңүчесе булды.
«Фән һәм мәгариф» Халыкара фәнни хезмәттәшлек үзәге «Яшь тикшеренүчеләрнең заманча казанышлары» халыкара фәнни-тикшеренү конкурсын уздырды. Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты студенткасы Александра Таированың фәнни тикшеренү эше халыкара конкурс эксперт комиссиясенең югары бәясын алды. Студентканың эше 1 нче дәрәҗә дипломга һәм “Педагогик фәннәр” секциясендә 1 нче урынга лаек булды.
“Булачак башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак мине кече яшьтәге укучыларда грамоталылык формалаштыру проблемасы борчый. Шуңа күрә мин әлеге теманы тирәнрәк өйрәнергә булдым. Хәзерге дөньяда кече мәктәп укучылары өстән-өстән генә укыйлар, укыганны аңламыйлар. Кече мәктәп укучыларының әдәби уку методикасы буенча фәнни-педагогик әдәбиятны өйрәнгәннән соң, без кече яшьтәге мәктәп укучыларының функциональ грамотасын формалаштыру моделен булдырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек”, – диде Александра идеянең тууы турында.
Проектны узган уку елында ук башлаганнар. Бу фәнни әдәбият белән эшләргә өйрәнү, аны анализлау, Россия галимнәре тикшеренүләрендә өстенлекләрне аера белү чоры була. Бу беренче этап иде.
Икенче этап – башлангыч мәктәптә дәресләрдә кече укучыларны күзәтү. Хәзерге мәктәп укучыларының ничек һәм нәрсә укуларын анализлау. Укырга мотивациянең түбән булуы, укылган әсәрне аңлый алмау сәбәпләрен ачыклау.
Өченче этап – иң мөһиме һәм иң авыры: бу – үз системаңны , укырга өйрәтүнең модельләрен булдыру.
Александраның фәнни җитәкчесе – Казан федераль университетының башлангыч белем кафедрасы доценты Лера Камалова. Ул Александрага эшнең һәр этабында ярдәм иткән, һәм күп очракта аның ярдәмендә студент кыз эш барышында килеп туган кыенлыкларны җиңеп чыга алган.
“Без укырга өйрәтүнең заманча методикасының актуаль проблемаларының берсен – функциональ грамоталылыкны алырга булдык. Функциональ грамоталылык – ул уку грамоталылыгы. Башлангыч мәктәптә баланы игътибарлы, аңлап укырга, текст белән эшли белергә, мөһим мәгълүмат табарга һәм алырга, чагыштыра белергә өйрәтергә кирәк. Безнең конкурста катнашуыбыз – финал түгел, ә балалар укуы проблемасы буенча алга таба фәнни тикшеренүләр башлану”, – дип аңлата Лера Әхтәмовна.
Фәнни җитәкче әйтүенчә, Александра куелган бурычларны лаеклы үтәгән. Студентканың иң зур казанышы – фикер йөртү, оригиналь идеяләр чыгару, проблеманың асылына төшенү.
“Мин Александра Таированың уңышлары белән горурланам, аның конкурста җиңүенә бик шатмын! Ихлас күңелдән Александраны беренче зур фәнни нәтиҗәсе, лаеклы җиңүе белән котлыйм һәм киләчәктә фәнни өлкәдә уңышлар телим”, – диде Л.Камалова.
А. Таирова беренче тапкыр башкарган авыр биремне үти алган – әдәби уку буенча онлайн-тренажерлар төзегән.
“Минем өчен халыкара фәнни-тикшеренү конкурсында җиңү көтелмәгән булды, мин башкарылган эш өчен шатлык һәм горурлык кичердем. Бу җиңү – алга таба эшләү өчен стимул, мин фән белән шөгыльләнүне дәвам итәчәкмен, миңа бу бик ошады “, – дип сөйләде Александра.
Авторы: Аделина Гатауллина, фото А.Таированың шәхси архивыннан