КФУ студенты Байконурга блог-турда катнашты

Валерия Анисимова хыялын тормышка ашырды.

Бөтен Россиядән: Ульяновск, Белгород, Калининград, Мәскәү, Казан һәм Санкт-Петербургтан 18 яшь кеше Байконурда «Союз-2.1 А» ракетасын җибәрүнең шаһиты була алды һәм космик тармак белән  танышты. Алар барысы да медиа һәм журналистика өлкәсендә «ШУМ»бөтенроссия яшьләр премиясе катнашучылары. Космодромга Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының 3 курс студенты Валерия Анисимова да китте.

«ШУМ» премиясенең максаты – яшь профессионалларга ярдәм итү, хезмәттәшлек өчен ачык медиаберләшмә булдыру һәм иҗади инициативаларны үстерү. Гаризаларны бәяләү этабы вакытында премиядә катнашучылар, экспертлар һәм партнерлар арасында берничә блог-тур оештырылды. Байконурга турда катнашу өчен бер атна эчендә 80нән артык профильле гариза бирелгән.

Блог-турда катнашучылар социаль челтәрләрдә блоглар алып бара, фәнне һәм сәяхәтләрне популярлаштыра, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм студентлар медиа-берләшмәләрендә эшли. Алар арасында КФУ студенты Валерия Анисимова да бар.

“2021 елда, фильм төшерү өчен космоска экипаж киткәндә (“Вызов” фильмы, 2023 ел ред. иск.), мин хезмәттәшләрем урынында булырга – бу вакыйгадан репортаж алып барырга, интервью алырга һәм үз күзләрем белән космодромны күрергә хыялландым. Ул вакытта миңа булган хәлләрне ак көнләшү белән күзәтергә генә кала иде. Тик мин Байконурга блог-турга гаризалар кабул итү турындагы постны күрдем һәм андый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамаганын аңладым. “Котлыйбыз, син сайлап алуны уздың  һәм без сине сәфәргә чакырырга әзер”, – дигән сүзләр язылган хәбәр алгач гаҗәпләндем һәм шатландым”, – дип искә ала кыз. – Бу минем тормышымның иң бәхетле көннәренең берсе булды. Мин хәтта уйларга да курка торган хыялым чынга ашты: мин Байконурда булдым һәм ракета җибәрелгәнен күрдем! Бу искиткеч һәм онытылмаслык иде. Мин кырыс ярымчүлдә кешелекнең космоска мәхәббәте барлыкка килгән урынның тылсымын тойдым, Юрий Гагарин үзенең тарихи очышын шуннан башлаган. Мин үзем ачкычны стартка куйдым, эшләтеп җибәрүне әзерләүчеләр белән аралаштым. Бу кешеләр гади булып күренсәләр дә, гаҗәеп миссия үтиләр. Аларның профессиональлеге сокландыра”.

Берничә көн эчендә блог-турда катнашучылар 63 ел элек космосны буйсындыру тарихы башланган “Гагаринский пуск”ны күрделәр. Шулай ук команда пунктына күз салдылар һәм ракета белән идарә итүнең кайдан һәм ничек башкарылуын белделәр, хәтта стартка ачкычны да куя алдылар. Программа музейда дәвам итте. Анда катнашучылар космосны үзләштерү тарихыт турында белә алды. Тур шәһәр буйлап экскурсия һәм яшь белгечләр белән аралашу, «Прогресс МС-29» транспорт йөк корабле һәм корпусында Гаилә елы флагы булган «Союз-2.1 А» ракетасын җибәрү белән тәмамланды. Корабль Халыкара космик станциягә 2,5 тоннага якын йөк китерәчәк.

“ШУМ «премиясен оештыручылар – Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) һәм Калининград өлкәсенең яшьләр сәясәте министрлыгы. Генераль партнер буларак «Росатом»дәүләт корпорациясе тора.

Авторы: Валерия Анисимова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Валерия Анисимова, Илья Казанков, «ШУМ»премиясе матбугат хезмәте