Беренче офлайн-мәктәпләрнең берсе Казанда ачылды.
Казан федераль университетында “Ачык җәмгыять” циклы кысаларында Россия онлайн-мәгариф базары лидерларының берсе булган Skillboxның белем бирү мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр. «Skillbox EdTech-платформасының уникальлеге нәрсәдә: ни өчен мәгариф онлайн-продуктларына ихтыяҗ арта» лекциясе белән Skillbox бизнесны үстерү буенча оештыручыларның берсе һәм директор Сергей Попков таныштырды.
Әгәр 2017 елда, проект башланганда, Skillbox 15 кешедән торган һәм зур булмаган гараж офисында урнашкан булса, хәзер – Мәскәү үзәгендәге 5 катлы бина. Компаниядә 2,5 мең кеше эшли, ә 2022 ел нәтиҗәләре буенча холдинг платформаларында 10 миллионнан артык кулланучы теркәлгән. Сергей Попков әйтүенчә, Skillbox өчен борылыш елы булып пандемияле 2020 ел торган, ул вакытта проект биш тапкырга үскән. Хәзер платформа 800гә якын белем бирү продуктын тәкъдим итә: өстәмә һөнәри белем бирү курслары, яңа һәм кирәкле һөнәрләргә өйрәтү буенча комплекслы программалар, бакалавриат, магистратура һәм бизнес-белем бирү программалары, илнең эре университетлары белән берлектә һәм бизнес өчен корпоратив укыту.
“Безнең барлык кулланучылар онлайн, нигездә перспективалы IT-профессияләргә өйрәнә, әмма ул гына түгел. Локомотив продуктлар – дизайн, программалаштыру, маркетинг һәм идарә “, – дип ассызыклады спикер.
Шулай ук инглиз теле, психология, бизнес-белем, гомуми белем бирү предметларына да ихтыяҗ бар. Кешеләрнең онлайн укуга ихтияҗлары булуда төп факторлар арасында күп өлешне (71 процент) яңа һөнәр алуга теләк тәшкил итә, 15 процент очракта гомуми үсеш өчен өйрәнү теләге, 14 процент очракта – агымдагы вәзгыятьтә алга китү теләге.
С.Попков әйтүенчә, тулаем проект тирәсендә экосистема булдырылган, Карьера үзәге ярдәмендә мәктәпне тәмамлаучыларның һөнәри баскыч буенча алга таба үсеше бара.
“Skillboxта без асылда шунда ук гамәлдә кулланырга мөмкин булган белемнәрне бирәбез. Бездә эшкә урнашу кейслары бик күп, онлайн-курсның өченче-дүртенче модульләрен генә уза торган кешеләргә, ягъни белем алу башланганнан соң берничә ай узгач ук стажировка үтү мөмкинлеге бар. Без хәзерге вакытта актуаль булган юнәлешләр буенча практик экспертлар белән курслар язабыз», – диде ул.
Шуның белән бергә, С.Попков онлайн-белем бирүнең бөтен кешегә дә туры килмәвен таныды. Кеше укуга мотивацияләнгән булырга тиеш: EdTech-платформасында вакыт чикләнмәгән, һәм берәү дә прогресс белән ашыктырмый. Статистика буенча, якынча 85-90 процент ким дигәндә өч модуль уза, ә аннары бу күрсәткеч кискен кими башлый. Шулай булгач, билге куймыйча гына барган белем бирү процессы бик үк гадел һәм тулы килеп чыкмый, дип зарланды ул. Мотивацияләүгә ярдәм йөзеннән студентларның дизайн-спринтларын (укытучылар бер атнага төркем укытуның синхрон форматына чыкканда) һәм башка инструментларын оештыралар.
“Сездә лекцияләр, сессия бар, ә начар укыган очракта университеттан куып чыгарырга мөмкиннәр. Һәм бу сезне күбрәк дәртләндерә. Ә онлайн-мәгарифтә алай түгел: сездә яздырып алынган 100 сәгать контент, укытучылар белән күзгә-күз очраша торган чаралар бар. Ләкин әгәр дә сез өч модуль узсагыз һәм өч елдан әйләнеп кайтсагыз, сезнең белән берни дә булмаячак. Һәм монда проблема бар. Кайвакыт кешеләр мотивацияне югалта. Фитнес-залга абонемент сатып алырга, ике-өч ай йөрергә һәм онытырга мөмкин. Онлайн-белем белән дә шул ук хәл булырга мөмкин, – дип мөрәҗәгать итте ул КФУ студентларына.
Шул ук вакытта онлайн-укыту популярлаша бара. Йомгаклау диплом проектлары, алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге укучыларны рухландыра, дип саный спикер. Дипломнар өчен заказчылар, бизнес вәкилләре бирә торган чын брифлар кулланыла. Skillbox да диплом брифлары бирә торган урта һәм эре компанияләрнең тулы бер базасы булдырылган, ә яклауга алар үз вәкилләрен җибәрәләр. Мондый яклауның нәтиҗәсе еш кына стажировка һәм эшкә урнашу була.
Попков фикеренчә, белем бирүнең киләчәге – катнаш, гибридлы форматта, ул вакытта белем күләменең 70 процентын онлайн-форматта алырга, өй биремнәрен тапшырырга була, әмма шул ук вакытта заманча җиһазлар ярдәмендә уза торган офлайн-дресләргә килү, укытучылар белән аралашу мөмкинлеге бар. Нәтиҗәдә, 2022 елның ахырында Skillbox үз офлайн-мәктәпләрен һәм профориентация хабларын төзүгә кереште. Шундый мәктәпләрнең берсе Казанда да ачылды. Монда кешеләр шул исәптән сынау дәресләренә килә һәм үзләренә онлайн-укыту туры киләме дигән карар кабул итә ала. Атнасына берничә тапкыр биредә ачык ишекләр көне уза.
“EdTech – киләчәктә укуны сайлау инструментларының берсе. Әгәр кешенең инде белеме бар икән, EdTech ярдәмендә ул алга таба укый ала. Безне ниндидер инфоблогерлар белән катнаштырырга кирәкми. Без чыннан да җитди һәм сыйфатле белем бирәбез һәм даими рәвештә кызыклы юнәлешләрне башлап җибәрәбез, мәсәлән, күптән түгел генә Дроннар мәктәбендә инженерия буенча укыта башладык, шулай ук робототехника буенча юнәлешне үстерергә планлаштырабыз”, – дип ышандырды ул.
Автор: Кристина Иванова, фото: Алиса Черкасова